“Тукай яши безнең күңелләрдә” Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан 26 апрель көнне Кычытканлы авылы китапханәсе китап укучылар белән “Тукай яши безнең күңелләрдә” дип аталган әдәби чара үткәрде. Әдәби чарада язучының шигырьләре сөйләнде,әсәрләре буенча инценеровкалар күрсәтелде. Чара ахырында барлык катнашучылар башкаруында “Туган тел” җыры җырланды.
«Сак булыйк – терроризм» 21 апрель көнне Кычытканлы авылы китапханәсе «Сак булыйк – терроризм» исемле китап күргәзмәсе әзерләде. Күргәзмә янында китап укучыларга терроризм турында сөйләнелде, террористлар кулга алган вакытта саклану чаралары искә төшерелде, шулай ук чит-ят кешеләр, шикле әйберләр янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләшү алып барылды. Хәр катнашучыга буклетлар таратылды.
Терроризмга каршы бергә көрәшик Соңгы вакытта экстремизм, террорчылык актлары турында массакүләм мәгълүмат чаралары аша еш ишетергә туры килә. Очраклы булмаган бу вакыйгалар һәркемнән икеләтә уяулыкны, игътибарлылыкны һәм саклыкны таләп итә. Шул уңайдан 11 март көнне Кычытканлы авылы китапханәсе яшүсмерләр белән «Терроризмга каршы бергә көрәшик» дигән исемдә әңгәмә үткәрде. Бу чара укучылар арасында бердәмлек, татулык һәм мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү; укучыларда патриотик хис тәрбияләү; үз — үзеңне саклау кагыйдәләрен һәм якыннарыңның куркынычсызлыгын кайгыртырга өйрәтү максатыннан үткәрелде.
“Островскийның иҗадый дөньясы” 8 апрель көнне Н.Островскийның 200 еллыгы уңаеннан Кычытканлы авылы китапханәсе яшүсмерләр белән “Островскийның иҗадый дөньясы” дип аталган информация сәгате үткәрде. Чара барышында укучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Китап күргәзмәсенә куелган китапларына күзәтү ясалды. Чара бик кызыклы үтте.
«Изге гореф – гадәрләр – милли тәрбия чарасы» Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Туган илебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын да без иң элек туган тел аша тоябыз. Һәр халыкның туган теле – ул, иң элек, аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан 21 февраль көнне Кычытканлы авылы китапханәсе китап укучылар белән «Изге гореф – гадәрләр – милли тәрбия чарасы» дип аталган әдәби чара үткәрде. Чара барышында укучылар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән, татар халкының милли бизәкләре белән таныштылар. Туган телгә багышланган шигырьләр укыдылар. Әдәби чара бик кызыклы үтте.