“Чернобыль : катастрофа эзләре” 24нче апрель көнне 4нче шәһәр филиалы китапханәсендә “Чернобыль : катастрофа эзләре”- дигән чара уздырылды, чарада китапханәче укучыларны Чернобыльда булган катастрофа турында сөйләде.
"Туган телем -киләчәгем, шатлык гөлем" 13 нче июнь көнне 4 номерлы шәһәр филиалы китапханәсендә "Туган телем -киләчәгем, шатлык гөлем" дип аталган чара уздырылды. Чара барышында китап укучылар белән “Табышмаклар уены“ , “Мәкальләрне дәвам ит” уенннары уйнадык, китап укучылар туган телгә багышланган шигырьләр сөйләделәр. Кичәне Г.Тукайның"Туган тел " жыры белән тәмамладык.
"Һәрвакыт булсын кояш" 23 июль көнне 4 номерлы шәһәр филиал китапханәчесе, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, саф һавада "Һәрвакыт булсын кояш" дип исемләнгән чара уздырылды.Чарага мәктәп яны лагерена йөрүче укучылар чакырылган иде. Чара барышында балалар кояш турында җырлар ,шигырьләр башкардылар. Укучылар асфальтта табигать, кояш, рәсемнәре төшерделәр . Укучыларның теләкләре бер булды: җирдә һәрвакыт тынычлык булсын.
“Татар театры төп рольдә” 4нче шәһәр филиал китапханәсендә “Татар театры төп рольдә”-дигән китап күргәзмәсе оештырылды.Күргәмәгә татар театрының тарихы,татар театрының күренекле кешеләре турында китаплар, театрдан куренешләр театр артистлары фотосүрәтләре куелды.
“Габдулла Тукайда кунакта” 25нче апрель көнне 4нче номерлы шәһәр филиалы китапханәсендә, татар шагыйре Габдулла Тукайның 135 ел тулу уңаеннан “Габдулла Тукайда кунакта” – дигән кичә үткәрелде. Чара барышында китапханәче балаларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Китап укучалар Габдулла Тукайның “Су анасы”- әкиятен сәхнәләштерделәр.