Терроризмга каршы бергә көрәшик Соңгы вакытта экстремизм, террорчылык актлары турында массакүләм мәгълүмат чаралары аша еш ишетергә туры килә. Очраклы булмаган бу вакыйгалар һәркемнән икеләтә уяулыкны, игътибарлылыкны һәм саклыкны таләп итә. Шул уңайдан 11 март көнне Кычытканлы авылы китапханәсе яшүсмерләр белән «Терроризмга каршы бергә көрәшик» дигән исемдә әңгәмә үткәрде. Бу чара укучылар арасында бердәмлек, татулык һәм мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү; укучыларда патриотик хис тәрбияләү; үз — үзеңне саклау кагыйдәләрен һәм якыннарыңның куркынычсызлыгын кайгыртырга өйрәтү максатыннан үткәрелде.
«Изге гореф – гадәрләр – милли тәрбия чарасы» Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Туган илебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын да без иң элек туган тел аша тоябыз. Һәр халыкның туган теле – ул, иң элек, аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан 21 февраль көнне Кычытканлы авылы китапханәсе китап укучылар белән «Изге гореф – гадәрләр – милли тәрбия чарасы» дип аталган әдәби чара үткәрде. Чара барышында укучылар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән, татар халкының милли бизәкләре белән таныштылар. Туган телгә багышланган шигырьләр укыдылар. Әдәби чара бик кызыклы үтте.
«Сталинград батырлыгы» 2 февралендә Сталинград сугышын искә алу көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан 2 нче февраль көнне Кычытканлы авылы китапханәсе «Сталинград батырлыгы» дип исемләнгән әңгәмә уздырды. Бу чарада “Современник” клубына йөрүче китап укучылар катнашты.Чара барышында катнашучылар “Герой – шәһәр Сталинград”ның батырлыгы турында мәгълүмәт алдылар, Сталинград батырлыгы турында язылган китаплар белән таныштылар һәм “Сталинград батырлык символы” дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү дә ясалды.
«Н.Островский – легендар шәхес» Быел бөек рус драматургы А.Н.Островскийның тууына 200 ел тула. Шул уңайдан 18 февраль көнне Кычытканлы авылы китапханәсе китап укучылар белән «Н.Островский – легендар шәхес» дип аталган түгәрәк өстәл үткәрде. Чара барышында китап укчылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Островский иҗат иткән әсәрләрдән өзекләр укыдылар. Чара бик кызыклы үтте.
«Яшәү ямьле наркотикларсыз» 21 гыйнварда Кычытканлы авылы китапханәсе яшүсмерләр белән «Яшәү ямьле наркотикларсыз» дип аталган тәрбияви әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында китап укучылар китаплардан, газета – журналлардан һәм интернет челтәрләреннән алынган мәгълүматлар белән таныштылар. Шул чарага карата әзерләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Бу чарада катнашучы яшүсмерләргә «Наркоманиядән ничек сакланырга» дигән буклетлар таратылды. Чара бик файдалы үтте.