Террорчылыкка-юк, дип әйт! Терроризмга каршы көрәш, терактлар кылуны булдырмау – һәр россияленең иминлеге-мөһим дәүләт бурычы. 17 февральдә Кизләү авылы китапханәсендә « Террорчылыкка-юк, дип әйт!» исеме астында китап укучылар белән кисәтү-акциясе уздырдым. Буклетлар таратканда терроризмның нәрсә икәнен, террорчылык оешмасына эләкмәүне, тоткыннарга эләккән очракта нинди чаралар күрергә кирәклеге турында сөйләштек. Шикле әйберләрне ачыклау вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеген өйрәндек, ашыгыч ярдәм телефоннарын искә төшердек.
Безнең яраткан Пушкин 10 февральдә Россиядә Александр Сергеевич Пушкинны искә алу көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Кизләү авылы китапханәсе «Безнең яраткан Пушкин» дип аталган китап күргәзмәсе әзерләде. Бу көнне китапханәгә килгән укучылар бөек шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты, күргәзмәгә куелган китаплары белән якыннан таныштылар.
Татар халкының мирасы Татарстан Республикасы Президенты Указы буенча 2023 ел Татарстан Республикасында «Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы" дип игълан ителде. Татарстан халкы бай тарихи-мәдәни мираска ия. 15 январь көнне Кизләү авылы китапханәсендә “Милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр елы” уңаеннан кычкырып укулар узды. Катнашучыларга телдән халык иҗаты әсәрләре: татар халык әкиятләре, мәкальләр, әйтемнәр һәм “канатлы сүзләр” тәкъдим ителде. Чарага татар халкының мирасы булган әкиятләре, мәкальләре, бәет-мөнәҗәтләре язылган китап күргәзмәсе оештырылды.
«Игелек һәм кешеләр көрәшчесе» 20 январь Кизләү авылы китапханәсендә «Игелек һәм кешеләр көрәшчесе» исемле әдәби- шигъри сәгать узды. Катнашучылар Рәсул Гамзатовның биографиясе, аның әдәби иҗаты белән таныштылар. Күргәзмә оештырылды. Чарада катнашучылар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, ә соңыннан «Журавли» җырын тыңладылар.
Үзеңнән башла-куркынычсыз яшә! 13 январь Кизләү авылы китапханәсендә «Үзеңнән башла-куркынычсыз яшә!” исемле наркомания буенча әңгәмә узды. Наркомания - хәзерге заманның төп афәтләрнең берсе. Нәрсә ул наркотик һәм без аның турында ниләр беләбез? Шушы һәм башка сорауларга яшьләр белән әңгәмәдә җавап эзләдек . Әлеге чараның да төп максаты - балаларга сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, начар гадәтләргә карата тискәре караш булдыру. Сөйләшү вакытында балаларга наркотик матдәләрнең организмга зыяны хакында аңлаттым һәм кызыксындырган сорауларына җавап бирдем. Яшьләр наркоманиягә карата үз фикерләрен, белдерделәр.