21 октябрь көнне Фома авылы китапханәсе, мәктәп укучылары белән берлектә ”Әдәби марафон”башлап җибәрде.Әдәби марафонның максаты итеп китап укуга кызыксыну, матур әдәбиятны уку,белем алуның чыганагы булып китап торуын аңлату булды. Мин мәктәп укучыларына китаплар күргәзмәсе оештырдым.Китап күргәзмәсенә мәктәп укучылары укырга тиешле китаплар куелды.Әдәби марафон китап турында галимнәрнең канатлы сүзләре,татар халык мәкальләре,әдәби башваткыч  белән бергә үрелеп барды.Соңыннан укучылар китап күргәзмәсен кызыксыну белән карадылар һәм өйләренә укырга дип яздырып та  алдылар.

19 октябрь  көнне Фома авылы китапханәсендә Сәламәт яшәү рәвеше проекты буенча “Озак яшәүнең серләре”клубының чираттагы җыелышында “Саулыгым – байлыгым”дип аталган әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәгә клубка йөрүче апалар белән җәяү йөрү файдасы,хәләл ризыклар,сөт һәм сөт продуктларының файдасы турында сөйләштек.Әңгәмә кызыклы һәм файдалы үтте.

Фома авылы китапханәсендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган  “Өлкәннәрне олылыйк” дип аталган  әңгәмә үткәрелде.Әңгәмәнең максаты булып китап укучыларда өлкән яшьтәге кешеләргә карата олы хөрмәт , ихтирам хисләре тәрбияләү,шәфкатьлелек , кешелеклелек сыйфатларын формалаштыру иде. Безнең әби-бабаларыбыз ачлык, ялангачлыкны, сугышны да кичергән ,шулай булсада аларның күңелләре матур , безгә балаларына, оныкларына терәк, ярдәмче булып торалар.Бездән аларга җылы сүз, ярдәм кирәк. Әңгәмә барышында  укучылар үзләре дә әбиләре, бабалары хакында   яратып сөйләделәр.

 15 октябрь көнне Фома авылы китапханәсендә  М.Ю.Лермонтовның тууына 205 ел тулу уңаеннан  төзелгән “М.Ю.Лермонтов :ожившие страницы”дип аталган китап күргәзмәсе төзелде. Рус язучысы , прозаик , драматург булган М.Ю.Лермонтов еллар тузанында югалмый .Аның китапларын безгә кадәр дә укыганнар хәзер дә  өлкән яшьтәгеләрдә ,мәктәп укучылары да кызыксынып укый.Күргәзмәгә гаиләсе, аның язган әсәрләреннән иллюстрацияләр куелды. Аның Бородино, Парус,Утес ,Родина исемле шигырьләре безгә мәктәп елларыннан ук таныш.Күргәзмә китап укучыларга ошады,үткәннәрне искә төшерү безнең өчен биктә  файдалы булды.

1октябрь көнне Фома авылы китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәтләре белән берлектә (День добрых дел) “Изге эшләр көне“ кысаларында  өлкән һәм инвалид кешеләрнең бездә алар Асия апа , Мәймүнә апа һәм авыру караучы Зөлфия апаларның өйләренә бардык. Үзләре китапханәгә килеп йөри алмаган апаларның  хәлләрен белдек китаплар , “ЗОЖ” журналлары һәм күчтәнәчләр алып бардык алар өчен  бу көн бик  шатлыклы булды.  Юкка гына “Яхшы сүз җан - азыгы” дип  әйтмәгәннәр.Яхшылык ул савап, изгелек, кешеләрнең хәленә керү.