“Җылы сүз җан азыгы” Көзнең бик матур чагы “Алтын көз” дип аталган чорында Республикабызда бик матур бер бәйрәм билгеләп үтелә. Ул – Өлкәннәр көне. Шул уңайдан 5 октябрь көнне Кычытканлы авылы китапханәсе “Җылы сүз җан азыгы” дип аталган китап күргәзмәсе әзерләде. Күргәзмәдә китапханә фондында булган китаплар һәм журналлар куелды. Күргәзмә өлкән буын укучылар арасында зур кызыксыну уятты. Read more ...
“Каләм белән җиңдек дошманны” 17 август көнне Кычытканлы авылы китапханәсе “Современник” клубына йөрүче китап укучылар белән “Каләм белән җиңдек дошманны” дип аталган кычкырып уку үткәрде. Бу чара барышында укучылар фронтавик язучыларның иҗаты белән таныштылар.Аларның шигырьләрен кычкырып укыдылар.Шул чара өчен әзерләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Чара бик күңелле үтте. Read more ...
«Кабатланмас талант иясе Кәрим Тинчурин» 15 нче сентябрь көнне татар драматургиясенең классигы, күренекле артист һәм режиссер Кәрим Гали улы Тинчуринның тууыны 135 ел. Шул уңайдан Кычытканлы авылы китапханәсе китап укучылар белән «Кабатланмас талант иясе Кәрим Тинчурин» дип аталган әдәби чара үткәрде.Чара барышында презентация ярдәмендә укучылар драматургның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Язучының әсәрләреннән төзелгән китап күргәзмәсенә кузәтү ясалды. Read more ...
“Тарих битләрен барлап” Батырлык ул – рухи матурлык... Халкыбызның улларының һәм кызларының Бөек Ватан сугышы чорында күрсәткән батырлыклары безнең күңелләрдән мәңге җуелмас.Шул уңайдан 24 сентябрь көнне Кычытканлы авылы китапханәсе “Тарих битләрен барлап” дип аталган батырлык дәресе үткәрде. Бу чарада китап укучылар якташыбыз Мәсгутов Миңнехан Мәсгут улының Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары белән таныштылар. Миңнехан Мәсгутов сугышка 46 яшендә китә һәм сапер булып хезмәт итә. Аларның төркеме бик күп күперләрне,кырларны, юлларны минадан чыстарта. Якташыбыз батырлыклары өчен I ,II һәм III дәрәҗә Дан орденнары белән бүләкләнә. Ләкин якташыбызга Җиңү көнен күрергә насыйп булмый ул 1945 елның 24 апрелендә сугыш вакытында һәлак була. Read more ...
“Россиянең бөек исемнәре.Петр Беренче” Петр I тууының 350 еллыгы уңаеннан 10 сентябрьдә Кычытканлы авылы китапханәсе китап укучылар белән “Россиянең бөек исемнәре.Петр Беренче” дип аталган тарихи сәгать үткәрде. Чара барышында укучылар булачак императорның балачагы һәм яшьлек еллары, аның мавыгулары белән таныштылар,викторина сорауларына җавап бирделәр. Бу чара бик кызыклы һәм файдалы үтте. Read more ...