“Туган тел” Бикол авылы китапханәсе күренекле шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан “Туган тел” исемендәге китап күргәзмәсе оештырылды. Чара барышында матур укулар узды. Китап сөючеләр Габдулла Тукай шигырьләрен укыдылар. Чарада төрле яшьтәге китап укучылар катнашты. Соңыннан матур укулар катнашучыларга котлаулар тапшырылды.
«Горячее сердце» 12 апреля 2023 года исполняется 200 лет со дня рождения русского драматурга А.Н. Островского. В честь этой даты в Бикуловской сельской библиотеке организована книжная выставка «Горячее сердце», где свое место заняли произведения великого писателя. Прошла интересная беседа с юными читателями.
Китап безнең якын дустыбыз 2апрель-Халыкара балалар китабы көне. Китап — белем чишмәсе, киңәшче, ярдәмче, уйландыручы , дөреслеккә юл күрсәтүче. Китап — ул кеше уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе, халкыбызның күңел байлыгы, рухи хәзинәсе. Аларда халыкның ерак гасырлардан килгән тарихы, җыр-моңнары, акыллы киңәш-фикерләре сакланган һәм буыннан-буынга, чордан-чорга күчеп безнең көннәргә килеп җиткән. 2 апрель - Халыкара балалар китабы көне. Бөтендөнья балалары яратып укый торган әкиятләрнең авторы Ганс Христиан Андерсен 1805 елның 2 апрелендә туган. 1967 елдан бәйрәм ителүче Халыкара балалар китабы көне нәкъ менә бөек әкиятченең туган көнендә билгеләнә дә инде. Биккол авылы китапханәсендә шул датага багышлап “Китап -якын дустыбыз” дип аталган күргәзмә оештырылды. Биредә балалар күңелен яулаган әкиятләр белән бергә яңа заман әсәрләре дә урын алган. Китапханәче күргәзмәдәге китаплар һәм яңа кайтканнары турында әңгәмә үткәрде, кызыклыларын укырга тәкьдим итте.
«О здоровье с детских лет» 7 апреля во Всемирный день здоровья в Бикуловской сельской библиотеке организована книжная выставка «О здоровье с детских лет», на которой представлены книги о здоровом образе жизни. На мероприятии приняла участие заведующая ФАП Сафиуллина Миннур Минхадыевна и ответила на интересующие вопросы читателей.
Балалар китап атналыгы 30 март Биккол авылы китапханәсе балалар каникулы уңаеннан «Балалар китап атналыгы» уткәрде һәм «Китап иленә сәяхәт» дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Яңа китаплар белән танышу, төрле тематик әңгәмәләр үткәрелде. Китап укучылар чараларда бик теләп катнаштылар. Атна ахырында актив катнашусыларга дипломнар тапшырылды.