“Минем Ватаным Россия” “Минем Ватаным Россия” 12 декабрь – Россия Федерациясе Конституциясе көне буларак билгеләп үтелә. Россия Федерациясе Конституциясе – илебезнең иң югары хокукый норматив акты кабул ителгән көн. 1993 елның 12 декабрендә халык тарафыннан кабул ителеп, шул елның 25 декабреннән гамәлгә керде. Конституция – дәүләт төзелешенең, властьның вәкаләтле, башкарма һәм мәхкәмә органнарын оештыруның, җирле үзидарә системасының нигезләрен, кеше һәм гражданинның хокукларын һәм бурычларын билгели, шулай ук Конституциягә төзәтмәләр кертү, кабат карау тәртипләрен дә күрсәтә. Кычытканлы авылы китапханәсендә әлеге мөһим көн уңаеннан китап укучылар белән әңгәмә үткәрде. Алар Конституциядә язылган хокуклар белән таныштылар.Үз фикерләрен җиткерделәр. Әңгәмә бик файдалы үтте.
“Шәфкатьлелек бизи кешене» 3 нче декабрьдә барыбыз өчен дә әһәмиятле көн – язмыш сынауларына бирешмичә,тормышта үз урыннарын тапкан һәм аны чын күңелдән яраткан көчле рухлы, максатчан кешеләребез – Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Алар һәр мизгелнең кадерен белеп, һәр көнне шатланып каршы алалар. Үзебезнең кайгыртучанлыгыбыз аша, без аларга күңел җылысы бүләк итә алсак бик яхшы булыр иде. Шул уңайдан 6 нчы декабрь көнне Кычытканлы авылы китапханәсе авылыбыздагы мөмкинлекләре чикле кешеләрнең өйләренә барып хәлләрен белешеп, күчтәнәчләр һәм вакытлы матбугат, китаплар тапшырып кайтты. Read more ...
«СПИД – гасыр бәласы» 1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Бу көн СПИД авыруының кеше сәламәтлеге өчен ни дәрәҗәдә зыянлы хакында булуы искәртә. Бу датага багышлап Кычытканлы авылы китапханәсендә дә китап укучылар белән «СПИД – гасыр бәласы» – дип исемләнгән акция үткәрде. Әлеге акциянең максаты СПИД авыруы очраклары белән таныштыру, сәламәт яшәү рәвешенә өндәү, яшүсмерләр арасында ВИЧ – инфекция һәм СПИД ка карата дөрес тәрбия булдыру, киләчәктә аларны әлеге авырудан саклап калу. Һәр катнашучыга буклет һәм «Кызыл тасма» – СПИД проблемасының символы таратылды. Кан төсендәге элмәксыман тасма СПИДка каршы көрәшкә өндәүче халыкара символ булып тора. Read more ...
«Әхмәт Еркәй иҗатында сугыш темасы» Быел күренекле татар шагыйре Әхмәт Ерикәйнең тууына 120 ел тула. Шагыйрьнең иҗат юлы киңкырлы,ул поэмалар, лирик шигырьләр, мәсәлләр, дүртьюллыклар, җырлар, мәкаләләр яза, тәрҗемә итә. Ә. Ерикәйне үзенчәлекле шагыйрь итеп танытканы – кыска лирик шигырьләр һәм җырлар. Шул уңайдан 3 нче декабрь көнне Кычытканлы авылы китапханәсе китап укучылар белән «Әхмәт Еркәй иҗатында сугыш темасы» дип аталган әдәби чара үткәрде. Чара барышында укучылар презентация ярдәмендә язучының иҗаты белән таныштылар.Шигырьләрен тыңлап үттеләр. Әдәби чара бик кызыклы үтте. Read more ...
«Татар халкының мәдәни мирасы» 15 нче октябрь көнне Кычытканлы авылы китапханәсе Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы кысаларында китап укучылар белән «Татар халкының мәдәни мирасы» дип аталган информация сәгате үткәрде. Чара барышында китап укучылар презентация ярдәмендә татар фольклоры һәм аның төрләре белән таныштылар. Укучылар белән татар халкының электән килгән кул эшләреннән саналган җеп өрләү буенча мастер – класс үткәрелде. Read more ...