“Әкиятне таны” Балалар китабы атналыгы уңаеннан Кычытканлы авылы китапханәсе китап укучылар белән “Әкиятне таны” дип аталган чара үткәрде. Презентация ярдәмендә укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр,пазл ярдәмендә әкият геройларын төзделәр,табышмакларга җавап таптылар.Шулай ук әзерләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар.
«Балачак китаплары» Балачак китаплары һәрберебезнең хәтеренә уелып калгандыр, мөгаен. Гомер буе укыган китапларның күбесе онытыла барса да, бәләкәй чакта укыганнары үзләренең геройлары, төрле төсле сурәтләре белән олыгайгач та күз алдыннан китми. 28 март көнне Кычытканлы авылы китапханәсе балалар китабы атналыгы уңаеннан «Балачак китаплары» дип исемләнгән танып-белү сәгате уздырды. Укучылар китапның барлыкка килү тарихы белән таныштылар, үзләренең яраткан китаплары турында сөйләделәр, мәкальләр, табышмаклар әйтештеләр. Китапларның файдасы һәм аларны сакларга кирәклеге турында белделәр. Чара барышында кечкенә китап ясау буенча мастер – класс үткәрелде.
«Заман афәтеннән ерак булыйк» 19 март көнне Кычытканлы авылы китапханәсе яшүсмерләр белән «Заман афәтеннән ерак булыйк» дип аталган әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында китап укучылар китаплардан, газета – журналлардан һәм интернет челтәрләреннән алынган мәгълүматлар белән таныштылар. Шул чарага карата әзерләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Китап укучыларга «Наркоманиядән ничек сакланырга» дигән буклетлар таратылды. Чара бик файдалы үтте.
”Җиңү язы безнең хәтерләрдә” Күз яшьләре аша килгән, җиңү бәйрәме, Бөек Ватан сугышы тәмамлануга быел 77 ел тула. Бөек Җиңүнең шатлыгы еллар дәвамында буыннан буынга, әби-бабайдан, онык-оныкчыкларга тапшырылып килә. 9 Май көнне, Кычытканлы авылы китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә Җиңү көненә багышланган митингта катнашты. Ватан тынычлыгы өчен шәһид киткән, сугыш кырыннан исән кайтып та, бүгенге көнгә кадәр яши алмаган ветераннарыбызны мәңгелек истәлеге бер минут тынлык белән искә алынды, һәйкәлгә венок куелды, укучылар җырлар җырладылар, матур – матур шигырьләр сөйләделәр. Китапханәдә Җиңү көне уңаеннан ”Җиңү язы безнең йөрәкләрдә” дип аталган китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. Китап күргәзмәсе белән китап укучылар бик теләп таныштылар. Укучыларда китаплар күргәзмәсе зур кызыксыну уятты. Бу бәйрәмнең бөеклеген һәм тыныч тормыш бүләк итүчеләрне һәрдаим хөрмәтләргә кирәклеген күңелләренә беркеттеләр.
«Җиһанның асыл затлары» 8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Кычытканлы авылы китапханәсе «Җиһанның асыл затлары» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәдә төрле өлкәдә хезмәт куючы хатын – кызларыбызның хезмәтен чагылдырган китаплар һәм газета – журналлар куелган иде. Күргәзмә китап укучыларда зур кызыксыну уятты.