Борынгыдан сәлам 5 ноябрьдә, дөресрәге, нәкъ 255 ел элек, татар шагыйре Габделжәббар Кандалый дөньяга килгән. Ул татар әдәбияты тарихына хатын-кызга карата мәхәббәт жырлаган шагыйрь буларак кереп калган. Шулай ук ижатыннан тормышны тирәнтен аңлавы күренә һәм әсәрләре гади кешегә карата ярату, хөрмәтләү хисләре белән сугарылган. Шул истәлекле датага багышлап, Киекле авылы китапханәсендә “Борынгыдан сәлам” китаплар күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә Габделжәббар Кандалыйның “Сәхибжәмал”, “Поэмалар һәм шигырьләр” китаплары, тел белгечләренең шагырь тормышы һәм ижат юлына багышланган мәкаләләре урнашкан китаплар урын алды. Read more ...
Китапны дәвалау 27 октябрь көнне Киекле авылы китапханәсендә 28 нче "Умырзая" балалар бакчасының өлкәннәр төркеме, тәрбиячеләре Ләйсән Илдусовна белән берлектә, “Китап дәвалау” чарасында катнашты. Чара башында китапның кешегә кирәклеге, аңа карата сак караш турында әңгәмә үткәрелде. Аннан соң балалар “дәвалау” таләп иткән китапларны сайлап алып, бик теләп битләрен тигезләделәр, ертылган жирләрен ябыштырдылар, бетергеч ярдәмендә буялган урыннарын чистарттылар. “Гришкины книжки” мультфильмын карау шулай ук балаларга китапка сак караш тәрбияләргә булышты. Китапларны ремонтлау белән шөгыльләнеп, балалар чын мәгънәсендә файдалы эш белән мавыктылар, “китап дәвалауны” зур теләк һәм кызыксыну белән башкардылар, бу эшнең мөһимлеген тойдалыр. Ремонтланган китаплар “икенче сулыш” алды, ә балаларга бу чара китаплар дөньясы турында яңа белемнәр бирде һәм якты тәэсирләр калдырды.
Книга моей жизни 9 октября, отмечается Всемирный день чтения, праздничный день для всех любителей книг. В Бурметьевской сельской библиотеке приуроченная к этой дате проведена акция “Книга моей жизни”. У каждого есть литературное произведение, которое крепко обосновалось в памяти, может даже повлияло на жизнь и помогло сформировать жизненные взгляды. Его перечитывают, к нему возвращаются через годы и открывают в нем что-то новое. Для кого-то это книжка из детства, для других – захватывающая приключенческая, фантастическая книга юности или роман, прочитанный уже в зрелом возрасте. Участники акции с огромным удовольствием рассказывали о главных книгах своей жизни, судьбах главных героев любимых книг и какие впечатления произвели происходящие в них события. Главе Бурметьевского сельского поселения Кашаповой Лилии Ильясовне с детства неизгладимое впечатление оставили произведения татарского поэта Габдуллы Тукая, герои таких сказок, как “Су анасы” и “Шурале” иногда даже сегодня кажутся ей совсем не вымышленными. Директор МБОУ “Бурметьевская СОШ” Абдрахманова Гузалия Хуснутдиновна знакома со всеми произведениями татарского писателя Мухаммата Махдиева и, по возможности, с удовольствием перечитывает их. Заведующий Бурметьевским сельским домом культуры Валиуллина Гузалия Шайдулловна регулярно знакомится со всеми новинками татарской литературы, поступающими в библиотеку, особенно по душе ей романы Мадины Маликовой, Зифы Кадыровой и Набиры Гиматдиновой. Вот недавно прочитанный роман “Үлмәс” Н.Гиматдиновой также оставило у нее положительное впечатление. Заведующий Бурметьевским ФАП Гафиятуллина Гульназ Камиловна с особенным трепетом прочитала все имеющиеся в библиотеке романы Зифы Кадыровой и ждет новых поступлений ее творений. Настоящим представляем на Ваше обозрение фотографии участников акции с любимыми книгами.
Бу китап - күңел дәфтәрем 22 октябрь көнне Киекле авылы китапханәчесе , мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Бу китап - күңел дәфтәрем” исемле авылдашыбыз Рөстәм Галиевның “… Чаклар” китабын тәкъдим итү кичәсе уздырды. Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театрына нигез салучы, Татарстан Республикасының халык артисты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Марсель Сәлимжанов исемендәге республика премиясе лауреаты Рөстәм Вәлиәхмәт улы Галиев үзебезнең Киекле авылы егете! Авылыбызның һәм районыбызның олы горурлыгы! Ул сәхнәләштергән спектакльләр үкертеп елата һәм эчләрне катырып көлдертә. Ул куйган тамашалар уйга сала, тетрәндерә. Ул ижат иткән әсәрнең һәрберсе тирән мәгънәгә ия. “… Чаклар” китабын тәкъдим итү кичәсендә акыллы житәкче, күренекле режиссер һәм артист, яраткан авылдашыбыз Рөстәм Галиевның гомер һәм ижат юллары-елларының төрле чакларын чагылдырган истәлекләре яңгырады. Үзенең уйлары һәм хисләре белән иң эчкерсез тамашачысы - туган авылы халкы белән бүлеште. Жавап йөзеннән Рөстәм абый үзенең ижат дуслары, туганнары, укытучылары, сыйныфташлары һәм, әлбәттә, барлык авыллашдашларыннан күп котлаулар, ярату һәм хөрмәт итү хисләре кабул итте. Авыл халкы Киекле авылы китапханәсе тарафыннан әзерләнгән күргәзмә белән дә танышты. Анда куелган фотоматериаллар, китап һәм журналдагы мәкаләләр кызыклы хәтирәләргә бай иде. Үзебезнең Рөстәм Галиевыбыз белән горурланабыз! Ижаты өчен рәхмәтебезне белдерәбез! Һәм, әлбәттә, яңа тамашалары белән көтеп калабыз!
Жанны жылытырлык сүзләр бар Көзге календарьнең үзенчәлекле датасы, кешеләргә карата игътибарлы һәм ихтирамлы булуны тәлап итүче 1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Әти-әниләребез, әби-бабаларыбызга карата булган йөрәкләребездәге тирән рәхмәт хисләрен житкерергә тиешле көн. Шул уңайдан 1 октябрь көнне Киекле авылы китапханәсе “Жанны жылытырлык сүзләр бар” исемле акция уздырды. Чара кысаларында өлкән яшьтәге китап укучыларның өйләренә барып бәйрәм белән котлады, чәйгә татлы бүләкләр тапшырды. Әлбәттә инде, алар яратып укыган гәжит-журналларның яңа саннары белән дә таныштырды. Өлкәннәребезгә күп кирәкми бит… Жылы сүзебез, ихтирамыбыз һәм игътибарыбызны гына жәлләмик!