“В мир цифровизации через книгу” 29 июля Бурметьевская сельская библиотека в рамках Года цифровизации в Республике Татарстан организовала книжную выставку “В мир цифровизации через книгу”. На выставке представлены книги об истории развития цифровых технологий, их эффективному использованию в повседневной жизни и в профессии, и о цифровой безопасности. Read more ...
“Балалар белән хәрәкәтле уеннар” 29 июль көнне Киекле авылы китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә уен мәйданчыгында кечкенә яшьтәге балалар өчен хәрәкәтчән уеннар оештырды. Саф һавада ял итү – гаджетларга менә дигән альтернатива. Шулай ук балаларга яшьтәшләре белән тере аралашу да бик файдалы булды. Балалар хәрәкәтчән уеннарда актив катнашты. Туп ату, йомыркалы кашыклар белән чабу, аркан тарту уеннарын яратып башкарды. Балаларның ялы кызыклы һәм мавыктыргыч узды. Күмәк уеннар уңай эмоция калдырды. Read more ...
«Китапханәгә сәяхәт» Киекле авыл китапханәсе ел саен яңа нәни китап укучыларны каршы ала һәм экскурсияләр үткәрә. Бу ел да искәрмә булмады. 13 июль көнне китапханәгә 28нче «Умырзая» балалар бакчасының төрле яшьтәге өлкәннәр төркеме экскурсиягә килде. Балалар бик яратып китап дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Алар бигрәк тә матур итеп бизәлгән китапларга, «Салават күпере», «Веселые затейники» кебек журналларга һәм балалар өчен чыгарылучы газеталарга аерым игътибар бирделәр. Экскурсия барышында балалар китапханәгә ничек язылырга кирәклеген аңладылар, китапларны ничек дөрес итеп сайларга өйрәнделәр һәм һәр китапның китап стеллажында үз урыны барлыгын белделәр. Чара ахырында балалар өчен викторина үткәрелде, анда алар үзләренең әкият геройлары турында белемнәрен күрсәтә алдылар. Барлык биремнәрне дә бик яхшы үтәделәр. Read more ...
«Поклон земле, суровой и прекрасной!» 17 июля 2022 года исполняется 80 лет со дня начала Сталинградской битвы, одной из крупнейших в Великой Отечественной войне 1941-1945 годов. Она началась 17 июля 1942 года и закончилась 2 февраля 1943 года. История войны не знала такого ожесточенного сражения. 200 дней и ночей продолжалась Сталинградская битва, унесшая жизни более 2 млн. человек. Победа на Волге положила начало коренного перелома освобождения от фашизма. К этой памятной дате в Бурметьевской сельской библиотеке проведен информационный час «Поклон земле, суровой и прекрасной!». В ходе мероприятия было рассказано о событиях Сталинградской битвы, сколько дней длилась, какие имена и переломные моменты вошли в историю, кто командовал русскими и немецкими войсками и о том, какой ценой досталась победа нашему народу в этом сражении. Читатели познакомились с иллюстрациями исторических памятников той великой битвы, художественными и документальными произведениями писателей-фронтовиков, историков. К мероприятию также была оформлена одноименная книжная выставка. Read more ...
«Мәхәббәт һәм тугрылык үрнәге» 8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Киекле авылы китапханәсе «Мәхәббәт һәм тугрылык үрнәге» акциясен уздырды. Киекле авылының матур гаиләләренә бәйрәмнең барлыкка килү тарихын бәян иткән буклетлар һәм бәйрәмнең символы булып торган ромашка букетлары таратылды. Фотоларда акциядә катнашкан Хаметшиннар, Исламовлар, Даутовлар, Мугайнетдиновлар, Сафиннар һәм Вафиннарның тату гаиләре урнаштырылды. Бу бәйрәмне уздырып гаиләбезгә мәхәббәт һәм тугрылык, гаилә әгъзаларына карата игътибарлы һәм игътирамлы мөнәсәбәт тәрбиялибез. Гаилә кешедә көч тудыра, мәхәббәт бер-берең белән бәйли, ә тугрылык тирә-юньдәгеләргә ышанычны ныгыта. Read more ...