ANKETA KNOPKA

    22 октябрь көнне Киекле авылы китапханәчесе , мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Бу китап - күңел дәфтәрем” исемле авылдашыбыз Рөстәм Галиевның “… Чаклар” китабын тәкъдим итү кичәсе уздырды.

    Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театрына нигез салучы, Татарстан Республикасының халык артисты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Марсель Сәлимжанов исемендәге республика премиясе лауреаты Рөстәм Вәлиәхмәт улы Галиев үзебезнең Киекле авылы егете! Авылыбызның һәм районыбызның олы горурлыгы!
Ул сәхнәләштергән спектакльләр үкертеп елата һәм эчләрне катырып көлдертә.
Ул куйган тамашалар уйга сала, тетрәндерә.

    Ул ижат иткән әсәрнең һәрберсе тирән мәгънәгә ия.

    “… Чаклар” китабын тәкъдим итү кичәсендә акыллы житәкче, күренекле режиссер һәм артист, яраткан авылдашыбыз Рөстәм Галиевның гомер һәм ижат юллары-елларының төрле чакларын чагылдырган истәлекләре яңгырады. Үзенең уйлары һәм хисләре белән иң эчкерсез тамашачысы - туган авылы халкы белән бүлеште.

    Жавап йөзеннән Рөстәм абый үзенең ижат дуслары, туганнары, укытучылары, сыйныфташлары һәм, әлбәттә, барлык авыллашдашларыннан күп котлаулар, ярату һәм хөрмәт итү хисләре кабул итте.

    Авыл халкы Киекле авылы китапханәсе тарафыннан әзерләнгән күргәзмә белән дә танышты. Анда куелган фотоматериаллар, китап һәм журналдагы мәкаләләр кызыклы хәтирәләргә бай иде.

   Үзебезнең Рөстәм Галиевыбыз белән горурланабыз!

   Ижаты өчен рәхмәтебезне белдерәбез!

   Һәм, әлбәттә, яңа тамашалары белән көтеп калабыз!

book galeev


График работы Бурметьевской сельской библиотеки

423031, РТ, д.Бурметьево, ул. Школьная, д.3а

8(84345) 3 - 31 - 81

 Ахметвалеева Чулпан Азатовна - 

библиотекарь

Chulpan.Ahmetvaleeva@yandex.ru

 

Часы работы:

с 8.00 до 12.00

с 17.00 до 19.00

выходной- воскресенье

Новости филиалов