ANKETA KNOPKA

     27 октябрь көнне Киекле авылы китапханәсендә 28 нче "Умырзая" балалар бакчасының өлкәннәр төркеме, тәрбиячеләре Ләйсән Илдусовна белән берлектә, “Китап дәвалау” чарасында катнашты.

Чара башында китапның кешегә кирәклеге, аңа карата сак караш турында әңгәмә үткәрелде.

Аннан соң балалар “дәвалау” таләп иткән китапларны сайлап алып, бик теләп битләрен тигезләделәр, ертылган жирләрен ябыштырдылар, бетергеч ярдәмендә буялган урыннарын чистарттылар.

“Гришкины книжки” мультфильмын карау шулай ук балаларга китапка сак караш тәрбияләргә булышты.

Китапларны ремонтлау белән шөгыльләнеп, балалар чын мәгънәсендә файдалы эш белән мавыктылар, “китап дәвалауны” зур теләк һәм кызыксыну белән башкардылар, бу эшнең мөһимлеген тойдалыр.

Ремонтланган китаплар “икенче сулыш” алды, ә балаларга бу чара китаплар дөньясы турында яңа белемнәр бирде һәм якты тәэсирләр калдырды.

sadik


График работы Бурметьевской сельской библиотеки

423031, РТ, д.Бурметьево, ул. Школьная, д.3а

8(84345) 3 - 31 - 81

 Ахметвалеева Чулпан Азатовна - 

библиотекарь

Chulpan.Ahmetvaleeva@yandex.ru

 

Часы работы:

с 8.00 до 12.00

с 17.00 до 19.00

выходной- воскресенье

Новости филиалов