Капелькой тепла согреем душу В рамках Международного дня инвалидов библиотекарь Курманаевской сельской библиотеки провела акцию «Капелькой тепла согреем душу». Выражая свое искреннее уважение, в этот день с подарками и поздравлениями посетили тех людей, которые уже на протяжении нескольких лет сами не могут посетить библиотеку, также принесла на дом читателям литературу по их интересам, познакомила с новой литературой, поступившей в фонд библиотеки в этом году.
“Тормышыбыз өлгесе сез өлкәннәр!” 4 октябрь көнне Кизләү авыл китапханәсе клуб хезмәткәрләре белән берлектә “Тормышыбыз өлгесе сез өлкәннәр!” дип аталган бәйрәм концерты уздырды. Китапханә оештырган китап күргәзмәсе чарага килүчеләрне бик кызыксындырды. Өлкәннәребез өчен чәй табыны әзерләнде, аның барышында кунаклар бер- берсе белән аралашып яшь чакларны искә төшерделәр.
«Буяуларга ярдәмгә ашыгабыз» 13 сентябрь көнне Кизләү авыл китапханәсендә «Буяуларга ярдәмгә ашыгабыз» диеп аталган рәсем конкурсы узды. Чарада балалар катнашты. Балалар бик теләп үзләренең яраткан әкият геройларын, ошаган әкиятләренең сюжетларын ясадылар. Катнашучыларга татлы бүләкләр тапшырылды.
"Минем туган ягым - бүгенгесе, үткәне, киләчәге" 27 сентябрь көнне Кизләү авылы китапханәсендә “Минем туган ягым - бүгенгесе, үткәне, киләчәге” дигән туган якны өйрәнү викторинасы узды. Чара барышында катнашучылар туган авыллары турында видеоролик карадылар, Татарстан Республикасы һәм Норлат районы, Кизләү авылы тарихы белән таныштылар, соңыннан викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара укучыларның туган якны өйрәнү өлкәсендә белемнәрен тикшерү, туган якка кызыксынуны үстерү, Ватанга патриотик хис тәрбияләү максатыннан үткәрелде.
“Гасырлардан килгән мирас” 6 сентябрь көнне Кизләү авыл китапханәсендә Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан “Гасырлардан килгән мирас” дип аталган күргәзмә оештырылды. Бу күргәзмәдә Татарстан халыкларының гореф-гадәтләре, традицион һөнәрләре, фольклоры һәм халык бәйрәмнәре турында китаплар белән танышырга була.