Ватан Геройлары көне истәлекле көн Ватан Геройлары көне истәлекле көн. Ул ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Кизләү авылы китапханәсендә Ватан Геройлары көненә карата китап күргәзмәсе оештырылды. Китап укучылар күргәзмәгә куелган китаплар белән якыннан таныштылар. Без барыбызда изге яуда батырлык, чиксез каһарманлык үрнәге күрсәткән геройларыбыз белән горурланабыз.
“Инвалидлар мәхрүм булмас” 3 декабрь көнне китапханәче Зилә Бильданова инвалидлар декадасы уңаеннан ,физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең өйләренә барып котлап , исәнлек- саулык теләп, аларга кызыклы матур журналлар бирде һәм күчтәнәчләр өләште.
“Татар халкының моңлы сандугачы” 21 ноябрь көнне Кизләү авылы китапханәсендә татар халкының моңлы сандугачы ,композитор Сара Садыйкова иҗатына багышланган әдәби -музыкаль кичә булып узды. Композитор Сара Садыйкованың тууына 110 ел тулу уңаеннан 4-5 сыйныф укучыларын аның тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан таныштырдым.Бер як почмакта китап күргәзмәсе оештырылды. Аудио язмада җырчының “Җидегән чишмә”,”Әнкәй”, “Иртәнге нур”,”Казан кичләре” исемле ретро җырлары яңгырады.