“Әмирхан Еники-әдипләрнең остазы” 2 март көнне Фома авылы китапханәсендә күренекле әдип прозаик Әмирхан Еникиның тууына 113 тулу уңаеннан “Әмирхан Еники-әдипләрнең остазы”дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе төзелде.Китаплар күргәзмәсенә әдипнең төрле елларда иҗат ителгән китаплары куелды. Без әдипнең ”Матурлык”,”Кем җырлады”дип исемләнгән хикәяләрен укып фикерләр алыштык.Аның әсәрләре халыкчан,гади һәм шул ук вакытта матур мәгьнәле табигать күренешләре белән үрелеп бара. Китап кучыларны үзенә җәлеп итә.Күргәзмәгә куелган китаплар укучыларда яхшы тәәсирләр калдырды.
” Сәләмәт яшәү рәвеше” Фома авылы китапханәсендә” Сәләмәт яшәү рәвеше” кысаларында “Ковид һәм вакцина –чынбарлык һәм миф “дип исемләнгән әңгәмә үткәрдем.Әңгәмәдә авыл фельдшеры Эльмира Ринатовна ковид һәм вакцина турында сөйләде.Мин китап укучыларны “Ялкын “(№5- 2020 ) журналында басылып чыккан “Таҗлы вирус”дип исемләнгән язма белән таныштырдым.Бүгенге көндә авырудан үзеңне саклау бик актуаль булып тора.
“Туган җирнең газиз җырчысы” “Туган җирнең газиз җырчысы” Фома авылы китапханәсендә күренекле шагыйрь, публицист, җәмәгать эшлеклесе Cибгат Хәкимнең тууына 110 ел тулу уңаеннан “Туган җирнең газиз җырчысы” дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе белән берлектә шигри кичә үткәрелде. Сибгат Хакимнең шигырьләре туган җирне ярату белән сугарылган. Аның ”Бер тауда ун чишмә”,”Туган якта һәр тал җырлый”,”Сиреннәр” һәм башка бик күп шигырьләре җырга салынган. Бөек Ватан сугышында башыннан алып катнашкан бик күп шигырьләре сугыш вакытында язылган. Китап укучылар өчен Сибгат Хакимгә багышланган кичә чарасы яшьлек елларына алып кайтты.
“Халкыбызның күңел бизәкләре“ Фома авылы китапханәсе 2022 ел Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы уңаеннан “Халкыбызның күңел бизәкләре“дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе әзерләде.Китап күргәзмәсенә халкыбызның татар халык иҗатлары;мәкаль-әйтемнәре,татар халык киемнәре дигән китаплар куелды.Китап күргәзмәсе үзенең укучыларын үзенә җәлеп итте.
“Әниләр белән- без бәхетле” 24 ноябрь көнне Фома авылы китапханәсендә әниләр көне уңаенннан “Әниләр белән- без бәхетле”дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе белән берлектә китапларга күзәтү һәм әңгәмә үткәрдек. Китаплар күргәзмәсенә Радик Фәизовның “Ике әни”,”Мәдинә Маликованың “Арыш тәме”,Хәсән Сарьянның “Бер ананың биш улы”һәм башка китаплар куелды. Әни – иң ягымлы һәм матур исем. Шундый кыска, әмма ул үз эченә нинди бөек һәм зур мәгънәне сыйдырган. Әниләр балалары өчен утка да керә ,суга да төшә.Әниләр булганда балалар бәхетле,өйнең нуры ул әниләр.Әңгәмә һәм китаплар күргәзмәсе китап укучыларга бик ошады.