“Сәламәт тәндә –сәламәт акыл“ 7 апрель сәламәтлек көне уңаеннан Фома авылы китапханәсендә “Сәламәт тәндә –сәламәт акыл “дип исемләнгән сәләмәтлек сәгате үтте. Сәламәтлек безгә планнарыбызны үтәргә, төп тормыш бурычларын уңышлы хәл итәргә, кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Сәләмәтлекне саклау өчен без нәрсәләр эшлибез? Сәләмәтлекнең нигезләренә нәрсәләрне үз эченә ала?Без китап укучылар белән шул хакта әңгәмә алып бардык.Сәләмәт булганда гына без бәхетле ,димәк сәләмәтлекне яштән үк сакларга дигән фикергә килдек.
“Кошлар-безнең дуслар” 1 апрель көнне Фома авылы китапханәсендә балаларның китап атналыгы уңаеннан “Кошлар-безнең дуслар”дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе белән берлектә викторина үткәрелде. Күргәзмәгә кошлар сүрәтләнгән рәсемнәр, кошлар турында китаплар куелды.Балаларга кошлар турында сөйләдем, табышмаклар чиштек. Чара күңелле һәм мавыктыргыч үтте.
“Китаплар сәләмәтлек сагында” 16 март көнне Фома авылы китапханәсендә “Китаплар сәләмәтлек сагында”дип исемләнгән белем сәгате булып үтте.Без китап укучылар белән яңа килгән “ЗОЖ” газетасы белән таныштык. ”Дару кабарга ашыкма”, ”Сәләмәтлек өчен мең дә бер киңәш”исемле китапларны укып киңәшләр алыштык.Сәләмәт булыр өчен сәләмәтлекне сакларга,саф һава,дөрес туклану һәм үлән чәйләрен дөрес куллану турында сөйләштек.Сәләмәтлек сәгате файдалы үтте.
“Әкиятләр иленә сәяхәт” Фома авылы китапханәсендә балаларның китап атналыгы уңаеннан 22 март көнне “Әкиятләр иленә сәяхәт”дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе белән берлектә әңгәмә үткәрелде.Китаплар күргәзмәсенә татар халык әкиятләре, дөнья халык әкиятләре,рус халык әкият китаплары куелды. Мин балаларга әкиятләрдән иллюстрацияләр күрсәттем, өзекләр укыдым алар нинди әкияттән икәнен танып белделәр.Соңыннан күргәзмәдәге китапларны карап үзләренә яздырып алырга китап сайладылар.Әңгәмә мавыктыргыч һәм кызыклы үтте.
“Авылымның күренекле кешеләре” 15 март көнне Фома авылы китапханәсендә “Авылымның күренекле кешеләре”дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате булып үтте. Без китап укучылар белән “Нурлат җиренең күренекле кешеләре”дип исемләнгән китаптан авылыбызның күренекле кешеләре турында укып таныштык. Алар арсында сугыш ветераннары Гафуров Сәлим абый ,Каняфин Ибраһим абый,күп еллар мәктәптә укыткан ветеран укытучылар ,күп еллар терлекчелектә эшләгән абый ,апалар язылган.Алар зур хөрмәткә лаек. Без алар турында белергә тиеш. Без алар белән горурланабыз!