ANKETA KNOPKA

 Киекле авылы китапханәсендә уздырылган “Тукай дөньясына сәяхәт” исемле искә алу сәгатенең дәвамы буларак, 26 апрельдә китапханәдә бөек шагырьнең 137 еллыгына багышланган рәсемнәр күргәзмәсе дә оештырылды.
Бу рәсемнәрне искә алу чарасында катнашкан 28 нче “Умырзая” балалар бакчасының өлкәннәр төркеме алып килде. Барлык балалар да рәсем ясарга ярата. Ә яраткан әсәреңнең героен үзең күз алдыңа китергәнчә ясау икеләтә мавыктыргыч. Шуңадыр, “Бала белән күбәләк”, “Шүрәле”, “Су анасы” кебек әсәрләренең геройлары балалар тарафыннан хис һәм илһам белән башкарылган, яратып сурәтләнгән иде. Бөек шагырьнең иҗади мирасы зур кыйммәткә ия. Аның искиткеч поэмалары, әкиятләре, шигырьләре күп буын мәхәббәтен яулаган һәм бу хис киләчәктә дә үзгәрмәячәгенә шик юк!

тука

 


График работы Бурметьевской сельской библиотеки

423031, РТ, д.Бурметьево, ул. Школьная, д.3а

8(84345) 3 - 31 - 81

 Ахметвалеева Чулпан Азатовна - 

библиотекарь

Chulpan.Ahmetvaleeva@yandex.ru

 

Часы работы:

с 8.00 до 12.00

с 17.00 до 19.00

выходной- воскресенье

Новости филиалов