ANKETA KNOPKA

26 апрель көнне татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Яраткан шагыйребезнең тууына 137 ел тулды. Шул вакыйга уңаеннан Киекле авылы китапханәсендә “Тукай дөньясына сәяхәт” исемле искә алу сәгате үткәрелде. Габдулла Тукайның кыскача тормыш һәм иҗат юлын искә төшергәннән соң, балалар викторинада катнашты: иллюстрацияләр буенча шагырьнең әкиятләрен таныдылар. Тукай иҗаты белән таныш булулары, аның әсәрләрен яратулары балаларның рәхәтләнеп сорауларга жавап бирүләреннән күренеп торды. Чара барышында балалар татар телендә Габдулла Тукайның “Су анасы” әкиятенә нигезләнеп төшерелгән мультфильм карадылар. Әкиятне искә төшергәннән соң, нәни китап сөючеләр кеше әйберенә тимәскә кирәклеген, алдалауның начар гадәт булуын һәм су буена зурлардан башка йөрергә ярамаганлыгын тагын бер кат кабатладылар. Шулай ук чарада балалар үзләре өчен әзерләгән китап күргәзмәсеннән яратып белгән әкиятләрен таныды һәм шагырьнең үзләренә яңа булган әсәрләре белән танышты.

26.04.2023 тукай г. 1 фото

 


График работы Бурметьевской сельской библиотеки

423031, РТ, д.Бурметьево, ул. Школьная, д.3а

8(84345) 3 - 31 - 81

 Ахметвалеева Чулпан Азатовна - 

библиотекарь

Chulpan.Ahmetvaleeva@yandex.ru

 

Часы работы:

с 8.00 до 12.00

с 17.00 до 19.00

выходной- воскресенье

Новости филиалов