“Туган ягым-мәңгелек моңым” 14 октябрь көнне Җирлекара үзәк китапханә бинасы, заман таләпләренә туры китереп яңартылганнан соң, чын мәдәният учагы рәвешен алды. Аның һәр залы, бүлмәсе, почмагы китап укучыларның яшенә, зәвыгына карап яраклаштырылган хәзер, алардан якты нурлар бөркелә кебек. Аеруча киң, иркен конференц-залы, күз явын алып, сокландыра. Һәм шушы көннәрдә матур әдәбият сөючеләр белән нәкь монда, яңача корылган залдагы тәүге очрашу якташ язучыларыбыз – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан оештырылган беренче ябык әдәби әсәрләр конкурсы лауреаты Илдус Диндаров һәм Бөтендөнья татар конгрессының “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы активисты, Нурлат гимны булырлык һәйбәт җыр тексты авторы Фәүзия Мөхәммәтова бәхетенә насыйп булган икән. “Туган ягым-мәңгелек моңым” дип аталган әлеге әдәби кичә һичкемне дә битараф калдырмагандыр. Ә аңа исә шәһәрнең 9 нчы урта мәктәп укучылары, укытучылары һәм китапханәчеләре чакырылган иде. Чара барышында Илдус Диндаров һәм Фәүзия Мөхәммәтова үзләренең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләделәр, туган җирне, төбәкне кайнар ярату хисләре белән сугарылган шигырьләрен укыдылар, яңа китаплары белән таныштырдылар. Ихлас, эчкерсез мохиттә үзара аралашу бер сулышта, бер тында сизелмичә дә үтте дә китте, зәңгәр экранда яраткан язучыларыбызны чагылдырган сурәтләр, фоторәсемнәр белән үрелеп барды. Балалар бик теләп кунакларга үзләрен кызыксындырган сорауларын яудырдылар, татар әдәбиятына мөнәсәбәтле күпкырлы белем белән баеп, яңа мәгьлүматлар тупладылар. Кыскасы, күңелләрдә онытылмас матур хисләр уятты ул очрашу һәм дәвамлы булыр дип уйларга нигез бар. Read more ...
“Туган як - минем моң чишмәсе” 3 октябрь көнне Җирлекара үзәк китапханә хезмәткәрләре, якташыбыз Әлфия Миншакир кызы Төхвәтуллинаның “Туган як - минем моң чишмәсе” дип аталган беренче шигырьләр җыентыгын тәкъдим итү чарасы үткәрделәр. Очрашуда китапханәчеләр һәм 9нчы мәктәп укучылары катнашты. Очрашу бик җылы һәм күңелле узды. Алып баручылар тамашачыларны язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырдылар, шигырьләрен укыдылар, Әлфия Миншакир кызы белән әңгәмә кордылар. Чарада Нурлат районы татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе, Гөлия Илгиз кызы Галямова да катнашты. Ул якташыбызга иҗади уңышлар теләде. Чарабызның иң дулкынландыргыч вакыты азакта иде әле. Чөнки Әлфия апа үзенең шигырьләрен, бөтен нечкәлекләрен аңлап, матур итеп, тамашачыларга җиткерде. ”Мондый очрашулар ешрак булсын иде, сезне күргәч минем күңелләрем күтәрелеп, иҗат итәргә теләгем артып китә”,-диде ул. Read more ...
"На стихотворной ноте" «На стихотворной ноте» - музыкально - поэтическая зарисовка под таким названием, приуроченная к 130-летию со дня рождения русской поэтессы Серебряного века, прозаика и переводчицы Марины Цветаевой, состоялась в центральной библиотеке 6 октября. Имя Марины Цветаевой навсегда останется в истории мировой поэзии 20 - го века. Не только ее стихи о любви, но и проза стали национальным достоянием. Многие ее творения положены на музыку и стали романсами. Наша музыкально - поэтическая зарисовка «На стихотворной ноте» познакомила молодых читателей с жизнью и творчеством талантливой поэтессы. Чтение стихов Марины Цветаевой, а также прослушивание песен, сложенных на её стихи, позволило насладиться лучшими работами великой русской поэтессы. Read more ...
"В мире цифрового пространства" Для тех, кто хочет углубить знания в сфере цифровых технологий или только начать их осваивать работает проект «Основы компьютерной грамотности», в рамках которого проводятся практические занятия. Так же желающие граждане пожилого возраста имеют возможность пройти курс работы на смартфоне, в рамках проекта «Смартека».Сегодня прошёл час медиаграмотности по теме цифровых возможностей, которые позволяют сделать жизнь комфортнее, ярче и увлекательнее.