«Без Тукайны укыйбыз – Мы читаем тукая» Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 138 еллыгына, шулай ук туган татар теле көненә багышланган Нурлат шәһәренең үзәк китапханәсендә «Без Тукайны укыйбыз – Мы читаем тукая »дип аталган ачык микрафон үткәрелде.Чара барышында татар көйләре, шагыйрь шигырьләренә җырлар яңгырады, «Туган телем - Тукай теле» китап күргәзмәсе оештырылды.Туган ягыбызда яшәп иҗат итүче шагыйрьләр Фәүзия Якуб кызы Мөхәммәтова, Әлфия Миншакир кызы Тухватуллина – Гомәрова укучыларга иҗат җимешләрен бүләк иттеләр. Каләм тибрәтүче укучыларга җирлекара узәк китапханә җитәкчесе Роза Харис кызы Липатова дипломнар тапшырды.Чара ахырында Г.Тукайның «Туган тел»җыры яңгырады һәм җырланды. Next