«Сталинград батырлыгы» 2 февралендә Сталинград сугышын искә алу көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан 2 нче февраль көнне Кычытканлы авылы китапханәсе «Сталинград батырлыгы» дип исемләнгән әңгәмә уздырды. Бу чарада “Современник” клубына йөрүче китап укучылар катнашты.Чара барышында катнашучылар “Герой – шәһәр Сталинград”ның батырлыгы турында мәгълүмәт алдылар, Сталинград батырлыгы турында язылган китаплар белән таныштылар һәм “Сталинград батырлык символы” дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү дә ясалды. Prev Next