«Яшәү ямьле наркотикларсыз» 21 гыйнварда Кычытканлы авылы китапханәсе яшүсмерләр белән «Яшәү ямьле наркотикларсыз» дип аталган тәрбияви әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында китап укучылар китаплардан, газета – журналлардан һәм интернет челтәрләреннән алынган мәгълүматлар белән таныштылар. Шул чарага карата әзерләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Бу чарада катнашучы яшүсмерләргә «Наркоманиядән ничек сакланырга» дигән буклетлар таратылды. Чара бик файдалы үтте. Prev Next