ANKETA KNOPKA

     3 ноябрьдә китапханәдә Киекле гомумбелем бирү мәктәбендә эшләп килүче "Дуслык" ял лагерына йөрүче укучылар белән берлектә "Буыннар өчен халык традицияләрен саклыйк" исемле чара үткәрелде.


     Башлангыч сыйныф укучылары 2023 елның Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителүе турында мәгълүмат алдылар һәм республикада яшәүче халыкларның мәдәнияте, сәнгате, гореф-гадәтләре, йолалары, фольклоры, бәйрәмнәре турында искә төшерделәр.


     Балаларга татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары турында презентация күрсәтелде һәм бу темага кагылышлы китапханәдә сакланучы китапларга күзәтү оештырылды.

     Чара ахырында балалар татар халык әкиятенә нигезләнеп төшерелгән мультфильм карадылар.

03.11 god kulturi


График работы Бурметьевской сельской библиотеки

423031, РТ, д.Бурметьево, ул. Школьная, д.3а

8(84345) 3 - 31 - 81

 Ахметвалеева Чулпан Азатовна - 

библиотекарь

Chulpan.Ahmetvaleeva@yandex.ru

 

Часы работы:

с 8.00 до 12.00

с 17.00 до 19.00

выходной- воскресенье

Новости филиалов