ANKETA KNOPKA

Ел саен 21 мартта бөтен дөньяда шигърият көне билгеләп үтелә.
Шигырь - гажәп нәрсә. Ул дөньяга яңача карарга мәжбүр итә, йөрәктә тупланган хисләрне белдерергә мөмкинлек бирә.

Һәрбер кешенең хәтерендә яраткан шигырь юллары бар, аларны ул якыннарын котлап яки яраткан жырларын башкарып куллана.

Киекле авылы китапханәсе Бөтендөнья шигърият көне уңаеннан “Без илхам өчен тудык” акциясен уздырды. Китапханәнең даими укучылары чарага үзләренең яраткан шагыйрьләре турында мәгълүмат бирделәр.

Бу көнне китапханәдә Муса Жәлил, Габдулла Тукай, Александр Пушкин һәм Гөлүсә Нугаеваның әсәрләре яңгырады.

Шигъриятне яратырга, шигырьләр укырга кирәк, алар безнең тормышыбызны яктырак, байрак итәчәк, аны мәхәббәт һәм матурлык белән тулыландырачак!

21.03.2023 поэзия фото

  


График работы Бурметьевской сельской библиотеки

423031, РТ, д.Бурметьево, ул. Школьная, д.3а

8(84345) 3 - 31 - 81

 Ахметвалеева Чулпан Азатовна - 

библиотекарь

Chulpan.Ahmetvaleeva@yandex.ru

 

Часы работы:

с 8.00 до 12.00

с 17.00 до 19.00

выходной- воскресенье

Новости филиалов