ANKETA KNOPKA

Дөньяның барлык илләренең яшь малай һәм кызларына, тынычлык, азатлык, демократия, кеше бәхете өчен көрәшкән һәм һәлак булган яшьләргә багышлана 8 февраль. Безнең илдә бу истәлекле датаны Яшь герой-антифашист көне дип атап йөртәләр.

Бөек Ватан сугышы геройлары - пионерлар аерым игътибарга лаек.
Сугышка кадәр алар гади малайлар һәм кызлар булган. Укыганнар, өлкәннәргә ярдәм иткәннәр, уйнаганнар… Аларның исемнәре дә бары туганнары, якыннары һәм дусларына гына билгеле булган.

Килә вакыт, һәм Марат Казей, Зина Портнова, Лара Михеенко, Валя Котик, Леня Голиковларның кечкенә жилкәләрен зур сугыш авырлыклары баса. Ләкин бу бәла-казалар аларны сындырмый, сыгылдырмый, зурлар белән бер рәттә көрәштерә!
Шул истәлекле датага багышлап, Киекле авылы китапханәсе китап укучылары өчен 8 февральдә “Зур сугышның кечкенә геройлары” исемле чара уздырды. Герой-антифашистларның батырлыкларын тасвирлаган буклетлар урта яшьтәге мәктәп укучыларына таратылды.

Кешеләрнең азатлыгы һәм бәхете өчен гомерләрен биргән яшь геройлар һәрберебезнең йөрәгендә урын алсын иде!

08.02.2023 антифашист фото

 


График работы Бурметьевской сельской библиотеки

423031, РТ, д.Бурметьево, ул. Школьная, д.3а

8(84345) 3 - 31 - 81

 Ахметвалеева Чулпан Азатовна - 

библиотекарь

Chulpan.Ahmetvaleeva@yandex.ru

 

Часы работы:

с 8.00 до 12.00

с 17.00 до 19.00

выходной- воскресенье

Новости филиалов