"Сөембикә - Азат хатын" журналына 110 яшь” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды Сөембикә" журналының беренче саны чыгуга быел 110 ел тулды. 1913 елда ул нәкъ менә "Сөембикә" исеме белән нәшер ителә башлый, революциядән соң "Азат хатын" дип үзгәртелә, ә аннан соң кабат үз исеменә әйләнеп кайта. Сөембикә" журналы - безнең республикада татар телендә нәшер ителүче хатын-кызлар өчен бердәнбер журнал. Аны барысы да яратып укый. Беренче номерлы шәһәр филиалында "Сөембикә - Азат хатын" журналына 110 яшь” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә журналның соңгы, яңа номерларында кызыклы, файдалы булган материаллар белән танышырга була. Prev Next