12 июньдә Россия Федерациясендә илебезнең иң яшь дәүләт бәйрәмнәренең берсе − Россия көне билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан, Кычытканлы авылы китапханәсе китап укучылар белән «Минем Ватаным – Россия» дип исемләнгән чара үткәрде. Бу чара барышында укучылар бәйрәмнең кайчан билгеләп үтелә башлавы, дәүләт символлары белән таныштылар. Шулай ук чара дәвамында Россия символыннан торган брошь ясау буенча мастер – класста катнаштылар.Чара бик файдалы үтте.

a T5k1T7uY4