2 февралендә Сталинград сугышын искә алу көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан 2 нче февраль көнне Кычытканлы  авылы китапханәсе «Сталинград батырлыгы»  дип исемләнгән әңгәмә уздырды. Бу чарада “Современник” клубына йөрүче китап укучылар катнашты.Чара барышында катнашучылар “Герой – шәһәр Сталинград”ның батырлыгы турында мәгълүмәт алдылар, Сталинград батырлыгы турында язылган китаплар белән таныштылар һәм “Сталинград батырлык символы” дип аталган  китап күргәзмәсенә  күзәтү дә ясалды.

PdN2VxtalZI