Батырлык ул – рухи матурлык... Халкыбызның улларының һәм кызларының Бөек Ватан сугышы чорында күрсәткән батырлыклары безнең күңелләрдән мәңге җуелмас.Шул уңайдан 24 сентябрь көнне  Кычытканлы авылы китапханәсе “Тарих битләрен барлап” дип аталган батырлык дәресе үткәрде. Бу чарада китап укучылар якташыбыз Мәсгутов Миңнехан Мәсгут улының Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары белән таныштылар. Миңнехан Мәсгутов сугышка 46 яшендә китә һәм сапер булып хезмәт итә. Аларның төркеме бик күп күперләрне,кырларны, юлларны минадан чыстарта. Якташыбыз батырлыклары өчен I ,II һәм III дәрәҗә Дан орденнары белән бүләкләнә. Ләкин якташыбызга Җиңү көнен күрергә насыйп булмый ул 1945 елның 24 апрелендә сугыш вакытында һәлак була.

 8R4xlK0MCRS0