15 нче сентябрь көнне татар драматургиясенең классигы, күренекле артист һәм режиссер Кәрим Гали улы Тинчуринның тууыны 135 ел. Шул уңайдан Кычытканлы авылы китапханәсе китап укучылар белән «Кабатланмас талант иясе Кәрим Тинчурин» дип аталган әдәби чара үткәрде.Чара барышында презентация ярдәмендә укучылар драматургның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Язучының әсәрләреннән төзелгән китап күргәзмәсенә кузәтү ясалды.

 8xurHFr3TGRc