10 апрель көнне балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпованың 60 яшьлек юбилее. Шул уңайдан  Фома авылы китапханәсендә “Йолдыз булып туган йолдыз”дип  исемләнгән китаплар күргәзмәсе һәм шигырләр  уку  сәгате үткәрелде. Йолдыз Шәрәпова - әдәби иҗатын тулысынча балалар шигъриятенә багышлаган каләм иясе, балалар күңеленә хуш килгән дистәләгән китап авторы.”Китаплы кич, ”Сәяхәтче чемодан”, ”Каен алмасы” китаплары матур бизәлешле,кызыклы шигырьләре балаларны үзенә җәлеп итә.

ioldyz2