12 декабрьдә без Россия Конституциясе көнен билгеләп үтәбез. Шул уңайдан Фома авылы китапханәсендә “Россиянең төп законы-Конституция» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәгә куелган китаплар ярдәмендә китап укучыларга Россия Федерациясенең төп законы – Конституция белән ныгытылган хокукларыбыз һәм бурычларыбыз турында мәгълүматлар бирдем һәм бәйрәмнең тарихы белән таныштырдым.