“Туган җирнең газиз җырчысы”

Фома авылы китапханәсендә күренекле шагыйрь, публицист, җәмәгать эшлеклесе Cибгат Хәкимнең тууына  110 ел тулу уңаеннан “Туган җирнең газиз җырчысы” дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе белән берлектә шигри кичә үткәрелде. Сибгат Хакимнең шигырьләре туган җирне ярату белән сугарылган. Аның ”Бер тауда ун чишмә”,”Туган якта һәр тал җырлый”,”Сиреннәр” һәм башка бик күп шигырьләре җырга салынган. Бөек Ватан сугышында башыннан алып катнашкан  бик күп шигырьләре сугыш вакытында язылган. Китап укучылар өчен Сибгат Хакимгә багышланган кичә чарасы  яшьлек елларына алып кайтты.

tygan1