3 ноябрь көнне Фома авылы китапханәсендә “Авылымның күренекле кешеләре”дип исемләнгән белем сәгате үткәрелде.Белем сәгатендә “Нурлат җиренең күренекле кешеләре” китабында безнең  авылның күренекле кешеләре турында язылган.Тарих сәхифәләрен актарганда ,туган төбәгебездә якты эз калдырган  күренекле ,талантлы күп шәхесләрнең исеме хәтердә яңара. Алар арасында сугыш ветераннары,күп еллар буена мәктәптә  укыткан пенсиядәге укытучылар,хезмәт алдынгылары бар.Без алар турында китаптан укып ихтирам –хөрмәтебезне белдердек,фани дөньядан киткәннәрне искә алдык.

 22авыл