Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 138 еллыгына, шулай ук туган татар теле көненә багышланган Нурлат шәһәренең үзәк китапханәсендә «Без Тукайны укыйбыз – Мы читаем тукая »дип аталган ачык микрафон үткәрелде.
Чара барышында татар көйләре, шагыйрь шигырьләренә җырлар яңгырады, «Туган телем - Тукай теле» китап күргәзмәсе оештырылды.
Туган ягыбызда яшәп иҗат итүче шагыйрьләр Фәүзия Якуб кызы Мөхәммәтова, Әлфия Миншакир кызы Тухватуллина – Гомәрова укучыларга иҗат җимешләрен бүләк иттеләр. Каләм тибрәтүче укучыларга җирлекара узәк китапханә җитәкчесе Роза Харис кызы Липатова дипломнар тапшырды.
Чара ахырында Г.Тукайның «Туган тел»җыры яңгырады һәм җырланды.

kgxRcmbdZBs XE8IRf10hN4

 b9G1f1SCkYM  yNdlYNbwGY

Z4DCdkd57Gk