Октябрь (хәзерге Нурлат) районының Биккол авылында туа. Язучы,журналист. Мәктәп елларыннан ук мәкаләләр,шигырьләр бастыра.1966 елдан 1984 елга хәтле (берникадәр өзеклек белән) Октябрь районының “Дуслык”(Дружба”,”Туслах”) газетасында әдәби сотрудник,бүлек мөдире,мөхәррир урынбасары,мөхәррир вазифасын башкаручы;Аксубай районы газетасы “Авыл таңнары”нда”Сельская новь”)тәрҗемәче булып эшли.1991 елларда Минзәлә районы газетасы,мөхәррире. (1998-2002), 1991 елдан “Ватаным Татарстан” газетасының Нурлат-Чирмешән төбәге буенча үз хәбәрчесе. Нурлат шәһәрендә яши.
Татарстан Республикасының Язучылар берлеге әгъзасы.Татарстан Республикасының Журналистлар берлеге әгъзасы. «Гомер фасыллары», «Күңел яктысы”,Җәй кайда яши,”Язмышлар балкышы-Бикколым” һ.б.исемле шигырь, хикәя җыентыклары һәм тарихи-документль китаплар авторы.Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.”Зиреклем-туган җирем” китабы өчен,журналистларның “Бәллүр каләм”бүләгенә лаек була.
Төп басма китаплары
- «Гомер фасыллары» («Времена жизни»)
- «Куңел яктысы» («Свет моей души»)
- «Җәй кайда кышлый?» (Где зимует лето?»)
- «Язмышлар балкышы – Бикколым» («Деревня моя Бикулово»)
Автор турында
- Мөбәракшин И. Тарих бу китап форматына сыешмый: И.Диндаров // Дуслык. – 2011. – 11март. – Б.4
- Фәттахова, Р. Үзем өчен яңа автор ачтым: ["Казан утлары" журналында басылган И.Диндаровның "Боз өстендә" хикәя тур.] / Р. Фәттахова // Казан утлары. – 2016. – № 10. – Б. 189
- Әхмәтшина Г. Туган авылыбызга мәдхия // Мәдәни җөмга. – 2011. – 1апрел №. – Б.19
Белешмә материаллар
Нурлат җиренең күренекле кешеләре.- Казан: “Сүз” нәшрияты,2013 .- 358 б.
Туган авылым Биккол
Гомер буе читтә яшәсәм дә,
Авылым бар әле,югалмам;
Язмыш мине каккан-суккан чакта
Бикколыма кайтып юанам.
Һич башымнан чыкмый туган ягым,
Сагышларга батты мин тәмам.
Күңелләрем шундый өзгәләнә,
Авылымда гына ямь табам.
Көтә төсле анда яшҗлек ярым-
Тормышымның тиңсез гүзәле;
Бөтен юллар сиңа алып кайта:
Бикколым,син-дөнья үзәге.
Туган җирем
Үз ягымда таныш миңа
Һәрбер каен,һәрбер зирек.
Торган саен кадерлерәк
Туган җирем,туган җирем.
Җилләр белән җитәкләшеп,
Киң кырларны иңләп йөрим.
Тук башаклар пышылдаша:
“Туган җирем,туган җирем”.
Сиңа гына,әй,туган як,
Ишетелсен минем җырым.
Кан тамырым тибешендә
Туган җирем,туган җирем!