ANKETA KNOPKA

Диндаров Ильдус. Г.

dindarov1

Октябрь (хәзерге Нурлат) районының Биккол авылында туа. Язучы,журналист. Мәктәп елларыннан ук мәкаләләр,шигырьләр бастыра.1966 елдан 1984 елга хәтле (берникадәр өзеклек белән) Октябрь районының “Дуслык”(Дружба”,”Туслах”) газетасында әдәби сотрудник,бүлек мөдире,мөхәррир урынбасары,мөхәррир вазифасын башкаручы;Аксубай районы газетасы “Авыл таңнары”нда”Сельская новь”)тәрҗемәче булып эшли.1991 елларда Минзәлә районы газетасы,мөхәррире. (1998-2002), 1991 елдан “Ватаным Татарстан” газетасының Нурлат-Чирмешән төбәге буенча үз хәбәрчесе.  Нурлат шәһәрендә яши.

Татарстан Республикасының Язучылар берлеге әгъзасы.Татарстан Республикасының Журналистлар берлеге әгъзасы.  «Гомер фасыллары», «Күңел яктысы”,Җәй кайда яши,”Язмышлар балкышы-Бикколым” һ.б.исемле шигырь, хикәя җыентыклары һәм тарихи-документль китаплар авторы.Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.”Зиреклем-туган җирем” китабы өчен,журналистларның “Бәллүр каләм”бүләгенә лаек була.

Төп басма китаплары

  • «Гомер фасыллары» («Времена жизни»)
  • «Куңел яктысы» («Свет моей души»)
  • «Җәй кайда кышлый?» (Где зимует лето?»)
  • «Язмышлар балкышы – Бикколым» («Деревня моя Бикулово»)

Автор турында

  • Мөбәракшин И. Тарих бу китап форматына сыешмый: И.Диндаров // Дуслык. – 2011. – 11март. – Б.4
  • Фәттахова, Р. Үзем өчен яңа автор ачтым: ["Казан утлары" журналында басылган И.Диндаровның "Боз өстендә" хикәя тур.] / Р. Фәттахова // Казан утлары. – 2016. – № 10. – Б. 189
  • Әхмәтшина Г. Туган авылыбызга мәдхия // Мәдәни җөмга. – 2011. – 1апрел №. – Б.19

 

Белешмә материаллар

Нурлат җиренең күренекле кешеләре.- Казан: “Сүз” нәшрияты,2013 .- 358 б.

Туган авылым Биккол

Гомер буе читтә яшәсәм дә,

Авылым бар әле,югалмам;

Язмыш мине каккан-суккан чакта

Бикколыма кайтып юанам.

Һич башымнан чыкмый туган ягым,

Сагышларга батты мин тәмам.

Күңелләрем шундый өзгәләнә,

Авылымда гына ямь табам.

Көтә төсле анда яшҗлек ярым-

Тормышымның тиңсез гүзәле;

Бөтен юллар сиңа алып кайта:

Бикколым,син-дөнья үзәге.

Туган җирем

Үз ягымда таныш миңа

Һәрбер каен,һәрбер зирек.

Торган саен кадерлерәк

Туган җирем,туган җирем.

Җилләр белән җитәкләшеп,

Киң кырларны иңләп йөрим.

Тук башаклар пышылдаша:

“Туган җирем,туган җирем”.

Сиңа гына,әй,туган як,

Ишетелсен минем җырым.

Кан тамырым тибешендә

Туган җирем,туган җирем!


Новости филиалов