Бикүле авылы китапханәсе шул авылның китап сөючеләре шул ук вакытта халык театры артистлары да  булган сәнгать кешеләре белән  “Театр –тылсым учак” дип аталган әңгәмә үткәрде. Бикүле халык театры Д.Салиховның “Язмыш” дип аталган театрын сәхнәләштерде.Әсәрдә сүз әвган сугышыннан яраланып кайткан Нәсим турында бара. Шулай ук шул чарага карата китап күргәзмәсе дә ясалды. Әңгәмә эчтәлекле һәм файдалы үтте.

1 нче август шагыйрь Роберт Миңнуллинның туган көне. Шул уңайдан Бикүле авылы китапханәсендә китап сөюче дустыбыз Мирсәетова Илүзә

Р. Миңнуллинның “Г.Тукайга”багышланган  шигырен  укыды.  

  8 нче июль илебездә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Бәйрәмнең символы булып ромашка чәчәге тора, нәкъ менә әлеге ак таҗлы чәчәкләр гаиләдә бер-береңә булган мәхәббәтне, аклыкны, пакълекне сүрәтли. Бу тормышта һәр кешегә кайтып сыеныр өчен җылы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Шул уңайдан Бикүле авылы китапханәсе “Гаилә-ил терәге” исемле әңгәмә уздырды. Әңгәмә барышында нәрсә ул гаилә, гаиләнең кыйммәтләре һәр гаиләнең традицияләре турында сүз алып барылды.

25 июнь көнне Бикүле авылы китапханәсе, яшь китап укучылары белэн,  танылган әдип һәм драматург Габделхәй Сабитовның тууына  90ел тулу уңаеннан “Матурлык эзләүче әдип” дип аталган белем сәгате үткәрде. Китап укучылар белән язучының “Нәни хикәяләр”, “Кайнар туфрак”, “Ай сукмагы” кебек өлкәннәргә һәм балаларга аталган, халыкчан матур тел белән кызыклы, табигый сюжетларга корылып язылган хикәяләре, пьесалары белән таныштык. Белем сәгате  бик файдалы һәм мавыктыргыч булды, китап укучыларга бик ошады.