2021 ел Тататарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Яңа Әмзә авылы китапханәсе “Татар фольклоры” дип исемләнгән әдәби чара үткәрде. Китапханәче татар фольклоры, мәкальләре , табышмаклары һәм җырлары турында сөйләде.  “Халык авыз иҗаты” дип аталган китап күргәзмәсе тәкъдим итте. Күргәзмәгә “Татар халык мәкальләре”, “Татар халык табышмаклары”, “Татар халык иҗаты”, “Татар халык җырлары” китаплары куелды.

1 июнь Балалар яклау көне буларак билгеләп үтелә.Шул уңайдан Яңа Әмзә авылы китапханәчесе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Ин күңелле балачак" дип аталган чара үткәрелде. Чара барышында балаларга "Китап белән балачак" дип аталган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.Шулай ук  рәсем ясау конкурсы, су ташу, чүлмәк вату, аркан тарту һәм башка уеннар үткәрелде.

   Кешелек дөньясы каршында хәзерге көннең иң куркыныч афәте – наркомания һәм аңа каршы көрәш проблемасы тора. Шуңа карата Яңа Әмзә авылы китапханәсендә “Яшәү ямьле – яшәү күңелле” дигән китап күргәзмәсе тәкъдим итте.Күргәзмәдә наркоманияне кисәтүгә караган, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү буенча киңәшләр туплаган китаплар урын алды.

Яңа Әмзә авылы китапханәсе 16 майда татар театрына нигез салучыларның берсе Габдулла Кариевның тууына 135 ел тулуга багышлап “Татар театрына нигез салучы” дип аталган китап күргәзмәсе тәкъдим итә. Күргәзмәгә Г. Кариев турында җыелган мәгълүматлар, Г. Кариев музее турындагы китап урын алды.