15сентябрь көнне Колбай-Мораса авылы китапханәсендә белән "Мавыктыргыч Татарстан" дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде. Чара барышында  китап укучылар белән Татарстан буйлап мавыктыргыч сәяхәт иттек, китап укучыларны Республикабызның  тарихы,төрле халыкларның гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән таныштырдым. Чара эчтәлекле һәм мавыктыргыч үтте.

1 октябрь Өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Колбай Мораса авылы китапханәсендә “Картаямы соң йөрәк” дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Китап укучылар бик теләп күргәзмәгә куелган китаплар белән таныштылар. Яраткан китапларын өйләрендә укырга дип  яздырып  та алдылар.

6 сентярь көнне Колбай-Мораса авылы китапхәнәсендә шагыйрә  Флера Гизатуллинаның юбилеена карата “Мин бары язу өчен яшим” дип аталган әңгәмә үткәрелде.Флера Гыйззәтуллина-8 китап һәм 30дан артык поэма авторы. Ул газета - журналларда актив яза һәм бастыра, радио һәм телевидение буенча еш чыгыш ясый. Шагыйрә үз әсәрләрендә җәмгыять һәм шәхес арасындагы мөнәсәбәтләргә, хәзерге җәмгыятьтә кеше-хезмәт кешесенең ролен һәм хатын-кызның ролен билгеләүгә зур игътибар бирә.