26 июнь - Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көнне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Кәкре Атау китапханәсендә «Сәламәтлек иң зурбайлык! Наркотикларга урын юк!» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Китап укучылар күргәзмәдәге китаплар белән танышты, аларга наркотиклар зыяны турында сөйләнде.

Кәкре Атау авылы китапханәсендә “Сугыш хатын -кыз йөзле түгел”проекты кысаларында оештырылган кичәдә,китап укучылар Газизә апаның тормыш юлы белән таныштылар.Китап укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алдылар.Чарага «Хәтер белән без мәңгелек» дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү дә ясалды.

7 апрель Бөтендөнья сәламәтлек көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Кәкре Атау авылы  китапханәсендә "Сәламәтлек иң зур байлык" дигән китап күргәзмәсе оештырылды .Балаларны күргәзмәгә куелган  китаплар белән якыннанрак таныштырдым,сәләмәтлекне  көндәлек тормышта кайгырту,кеше организмына кирәкле витаминнар турында сөйләдем.“Сәламәтлек ул- безнең байлыгыбыз”. Без, үзебезнең сәламәтлегебезне дөрес итеп сакларга, кайгыртырга тиешбез.

12 апрель Космонавтика көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Кәкре Атау авылы китапханәсе китап укучылар белән "Ю.Гагаринны онытмабыз без”  дип атаган информация сәгате үткәрелде.  Чара  барышында китап укучыларны күргәзмә ярдәмендә Ю.Гагаринның биографиясе белән таныштырдым, викторинада катнаштылар. Информация сәгате бик күңелле үтте.

2021 ел Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, шул уңайдан Кәкре Атау китапханәчесе китап укучылары арасында конкурс игълан итә. Конкурс "Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр" дип атала.