26 июнь Халыкара наркотик чараларны явыз ният белән куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне булып билгеләп үтелә. Шул уңайдан Фома авылы китапханәсендә яшь үсмерләр белән “Наркотиклар турында без нәрсә беләбез” дигән исем астында сәләмәтлек сәгате үткәрелде. Наркомания - ул авыр авыру, дәваланмый торган авыру, баш миен, психиканы, кешенең (бигрәк тә яшүсмер) физик сәламәтлеген җимерә һәм вакытыннан алда үлем белән тәмамлана торган авыру турында сөйләдем. Мин шуны әйтәсем килә: "наркотикларга кагылмагыз, аларны кулланмагыз. Сезне һәм якыннарыгызны нинди кайгы көтә дип уйлагыз!" Наркотикларны еш кына "ак үлем"дип атыйлар. Кеше никадәр элек күнегсә, аның аргонизмы шулкадәр тизрәк бетә.. Әгәр кеше наркотиклардан баш тарта алган икән,аның ихтыяр көче бар.Сәләмәтлек сәгате файдалы үтте.

Фома авылы китапханәсендә  язучы  Габделхәй Сабитовның тууына 85 ел уңаеннан китапларына “Табигатьнең гүзәл җырчысы” дип исемләнгән  күргәзмә төзелде. Күргәзмәгә язучының  төрле елларда иҗат ителгән китаплары куелды. Танылган язучы Габделхәй Сабитовның китаплары халыкчан матур тел белән кызыклы, табигый сюжетларга корып язылган. Аның хикәяләрендә табигать белән кешенең берлеген сизеп торасың. Табигатькә,  аның серләренә һәм Җиргә соклану исә алар өчен борчылу хисе белән үрелеп бара. Аның иҗаты табигатьне яратырга өйрәтә

Фома авылы китапханәсе”Тел –күрке сүз” дип исемләнгән викторина үткәрде.Викторинаның максаты китап  укучыларда туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләү. Викторинаның сорауларына  татар халкының мәкальләре, табышмаклары, шигырьләре, әкиятләре кертелде. Укучы балалар матур -матур җавапларын җиткерделәр. Актив катнашкан балаларга кечкенә генә бүләкләр тапшырылды.

Фома авылы китапханәсендә Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында  “Кояшкай“ җәйге лагерьга йөрүче балалар белән “Мин татарча сөйләшәм” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәдә балаларга: сез узара нинди телдә сөйләшәсез, татарча китаплар укыйсызмы, татарча әкияләтләр, шигырьләр, мәкальләр  беләсезме дигән сораулар бирелде. Балалар белән бирелгән карточкаларга карап татар телендә җөмләләр  төзеп сөйләделәр.Безнең әңгәмә балаларда үз телеңне яхшы белү,туган телеңдә аралашу ,татарча китаплар укуга этәргеч булды.

6 июнь Россиядә Пушкин көне буларак билгеләп үтелә.Шул уңайдан Фома авылы китапханәсендә “Китапханәдә Пушкин көне”дип исемләнгән чара үткәрелде,шул ук исем астында китаплар күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә шагыйрьнең әкиятләре,шигырләр,поэмалары  җыентыклары, китаплары куелды .Балаларга мин шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләдем .”Балыкчы һәм балык”,”Ветер по морю гуляет”, ”У лукоморья” әкиятләрен укыдык. Балаларга кичә  бик ошады.