“Интернет челтәре, зыянмы, файдамы?” 17 октябрь көнне Фома авылы китапханәсендә “Интернет челтәре, зыянмы, файдамы?” дип исемләнгән куркынычсызлык темасы буенча китапханә дәресе узды. Һәр заманча кеше көн саен интернетта вакыт үткәрә. Әмма интернет - ул мәгълүмат чыганагы һәм ерактан аралашу мөмкинлеге генә түгел, ә компьютер куркынычсызлыгы куркынычы да. Мин балаларга әти –әниләреннән сорамыйча уеннар уйнамаска ,аларны скачать итмәскә,вакытны бушка уздырмаска ,әдәби китап укырга яисә әниләргә булышырга кирәк дип сөйләдем. Подробнее...
“Юлларда имин йөрик “ 5 август көнне Фома авылы китапханәсендә светафор көне уңаеннан балалар өчен “Юлларда имин йөрик “дип исемләнгән белем сәгате үткәрелде. Без юл кагыйдәләре белән таныштык,светафорның каян килеп чыгуы,һәм аның төсләре нәрсә аңлатканы турында сөйләдем Сабантуй журналының битләрендәге төрле юл кагыйдәләренә кагылышлы ребуслар ,викторина һәм кроссвордлар чиштек.Юлларда игьтибарлы булып хәвеф -хәтәрсез йөрүләрен теләдем. Подробнее...
Без тынычлык телибез 17 июнь көнне Фома авылы китапханәсендә Фома урта мәктәбенең “Кояшкай” исемле җәйге лагерьга йөрүче балалар белән “Без тынычлык телибез“ дип исемләнгән рәсемнәр ясадык. Украина җирендә баручы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы авылдаш егетләребез турында сөйләп үттем.Балалар үз рәсемнәрендә төрле төсләр белән тынычлык символы күгәрченне,салават күперен ясадылар. Матур якты рәсемнәр белән бары тынычлык һәм яхшылык кына телибез. Подробнее...
Ком сәгате 1 июль көнне Фома авылы китапханәсендә язучы, прозаик Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Камил Әдһәм улы Кәримовның 75 яшьлек юбилейы уңаеннан “Ком сәгате” дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе төзелде. Китаплар күргәзмәсенә Камил Кәримовның Карурманда кара песи,Ком сәгате, Игезәкләр йолдызлыгы һәм башка китаплары куелды. Мәйдан журналының 2010 ел №6 саны тулысынча Камил Кәримовның иҗатына багышланган. Без шул журнал белән таныштык. ”Алдавыч көз“ дип исемләнгән повестын укып фикерләр алыштык. Китап укучылар Камил Кәримовның роман ,повестьларын яратып укыйлар. Аның әсәрләрендә мәхәббәт,гаилә,җәмгыяттә кеше язмышы сүрәтләнә. Авторның әсәрләре җор йөгерек тел табигатькә соклану, юмор һәм сатира белән үрелеп язылган. Подробнее...
«Гаилә - учагы җылысы» 15 май көнне Фома авылы китапханәсендә гаилә көне уңаеннан «Гаилә - учагы җылысы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Китап күргзмәсенә гаилә турында, гаиләдә бала тәрбияләү «Гаилә һәм балалар», «Тигез гомер итегез», «Гаилә бәхетенең серләре», балалар һәм әти - әниләр мөнәсәбәте турында китаплар һәм журналлар куелды. Подробнее...