Яхшы әкиятләр тылсымлы Яхшы әкиятләр тылсымлы 12 гыыйнвар көнне Фома авылы китапханәсендә китап укучылар белән француз балалар язучысы Шарль Перроның тууына 395 ел тулу уңаеннан «Яхшы әкиятләр тылсымлы» дип исем астында компьютердан «Кот в сапогах», «Красная шапочка» әкиятләрен карадык. Мин балаларга әкият барышында Ш.Перроның тормыш юлы һәм әкиятләре белән таныштырдым. Перро әкиятләрендә төп фикере, кешенең эчке матурлыгы, хезмәт сөючәнлекне, яхшылык һәм гаделлек тантана итә.
“Тарих битләрендә-туган авылым” 10 январь көнне Фома авылы китапханәсендә туган авылның тарихын өйрәнүгә багышланган “Тарих битләрендә-туган авылым” дип аталган презентация күрсәтелде. Презентациядә авылга кайчан нигез салынган, исеме кайдан килеп чыккан,элеккерәк заманда халыкның тормыш-көнкүреше нинди булган, ни белән шөгыльләнгән? Авыл халкының гореф-гадәтләре ничек булган дигән слайдлар күрсәтелде. Презентация китап укучылар өчен файдалы булды.
“Фронтовик , шагыйрь Мостафа Ногман” 22 декабрь көнне Фома авылы китапханәсендә фронтовик шагыйрь Мостафа Ногманның тууына 110 ел тулу уңаеннан “Фронтовик ,шагыйрь Мостафа Ногман” дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәдә шагыйрьнең иҗаты турында мәглүматлар куелды. Күргәзмә укучылар арасында зур кызыксыну уятты.
“Татар мәдәнияты – саекмас чишмә” Татарстанда 2023 ел милли мәдәният һәм гореф –гадәтләр елы уңаеннан Фома авылы китапханәсендә 8 январь көнне “Татар мәдәнияты – саекмас чишмә” дип аталган китаплар күргәзмәсен китап укучыларга тәкьдим итте.Китап күргәзмәсенә “Татар халкының җырлы биюле уеннары”,”Тылсымлы бизәкләр”,”Әбиемнең сандыгы”,”Татар костюмы”һәм башка китаплар куелды. Татар халкы күптәннән кул эшләре сәнгате белән шөгыльләнә.Элекке заманнарда һәр өйдә йон эрләгәннәр, тукыганнар,. Борынгы сәнгать хәзергегә кадәр сакланып калган. Милли мәдәнияте, теле, сәнгате, традицияләре, гореф- гадәтләре, легендалары, дине яшәгәндә халык та яши.
“Карурман җанлы кеше” 20 ноябрь көнне Фома авылы китапханәсендә язучы Хәйдәр Гайнетдинның тууына 70 ел тулу уңаеннан “Карурман җанлы кеше”дип исемләнгән әдәби сәгать белән берлектә иҗатына күргәзмә үткәрелде.Китап укучыларны Хәйдәр Гайнетдинның тормыш юлы,иҗаты белән таныштырдым.Сөембикә,Мирас журнал битләрендә басылган шигырьләрен укып фикерләр алыштык.Безнең арабыздан иртә китсә дә ул татар әдәбиятында якты эз калдырган шәхес. Подробнее...