"Сак булыгыз тероризм" 12 июльдә Фома авылы китапханәсендә "Сак булыгыз тероризм" дигән мәгълүмат сәгате узды. Мәгълүмат сәгатенең максаты: террорчылыкны һәм аның чагылышларын күз алдына китерү,нинди дә булса хәл килеп чыккан очракта югалып ,куркып калмау һәм ярдәмгә чакыра белү. Сак булырга өйрәнү бер кемгә дә зыян итмәс.
“Минем һөнәрем – китапханәче” 23 май көнне Фома авылы китапханәчесе мәктәп укучылары белән “Минем һөнәрем – китапханәче” дип исемләнгән белем сәгате үткәрде. Хәзерге заманда бөтен мәгьлүмәт, яңалык, китапларның эчтәлеге телефон, компьютерга күчкән вакытта китаханәче һөнәре арткы планга күчеп бара. Без исә балаларны китапны яратырга, китап укучыларны арттырырга, буш вакыт булу белән телефон түгел, кулга кызыклы киатап алу турында, китап укуның файдасы турында сөйләштек.
Татар халык бәйрәмнәре һәм йолалары 2023 ел Татарстанда милли мәдәният һәм гореф гадәтләр елы дип игьлан ителде. Шул уңайдан Фома авылы китапханәсендә 4 февраль көнне “Татар халык бәйрәмнәре һәм йолалары“ дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында без китап укучылар белән бергә” Татар халык иҗаты”, ”Татар халык әйтемнәре һәм йолалары“ һәм башка китаплар белән таныштык, үзебез белгән ,әби – бабайлардан калган йолаларны һәм бәйрәмнәрне искә төшердек.Әңгәмә эчтәлекле һәм күңелле үтте.
“Без тарихта эзлебез” 19 май көнне Фома авылы китапханәсе “Без тарихта эзлебез” дип исемләнгән чара үткәрде. Үзенең китап укучылары белән берлектә, мәктәпнең музей бүлмәсенә, туган авылның үткән тарихын өйрәнү максатыннан сәяхәт кылды. Без укучылар белән борынгы көнкүреш кирәк – ярак, төзү станоклары, йон эрләү, каз оялары, чиккән сөлгеләр һәм башка бик күп материаллар белән таныштык. Музейда шулай ук сугыш ветераннары, пионер,комсомоллар турында бик күп мәгьлүматлар бар.Һәр бер әйберне кулга тотып карау белән укучыларда зур кызыксыну уянды. Без үзебезнең авылның тарихын данлыклы кешеләрен белергә тиешбез.
"Наркомания –билгесезлеккә юл" 19 гыйнварда Фома авылы китапханәсендә "Наркомания –билгесезлеккә юл" яшьләре белән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәнең максаты-наркоманиянең, токсикоманиянең зыяны турында белемнәрне формалаштыруга, яшүсмерләрнең үзаңын һәм үз-үзен бәяләвен арттыруга, метафорик дәрәҗәдә исерткеч матдәләр куллануның нәтиҗәләре белән танышуга, яшүсмерләрнең эмоциональ өлкәсенә йогынты ясауга ярдәм итү. Әңгәмәдә "Наркоманиядан саклан", "Наркомания: күренешләр, дәвалау, профилактика", "Наркотикларсыз тормыш" кебек брошюралар һәм китаплар тәкъдим ителде.