“Барысын да белергә телим” 15 июнь Фома авыл китапханәсендә Фән елы кысаларында яшь укучылар өчен “Барысын да белергә телим” дигән кызыклы китап күргәзмәсе оештырылды. Атап әйткәндә - балалар энциклопедияләре, «Я познаю мир», «Обо всем свете», «История России», «Детская энциклопедия», «Великие русские путешественники», шулай ук "Справочники школика” по физике, математике, химии, биологии, алар кругозорны киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк һәм дәресләргә әзерләнгәндә балаларның алыштыргысыз ярдәмчеләре булып торачак.
«Наркотиклар –сәләмәтлек дошманы» 17.04.2024 17 апрель көнне Фома авылы китапханәсендә “Без сәләмәтлекне сайлыйбыз” проекты кысаларында “Наркотиклар –сәләмәтлек дошманы” дип исемләнгән сәләмәтлек сәгате үткәрелде. Сәләмәтлек сәгатендә мин яшүсмерләргә “Яшәү яме наркотикларсыз “дип исемләнгән брошерадан наркотикларның килеп чыгышы, аның организмга зыяны турында сөйләдем. Наркомания - үлем юлы, бүген дөньяда иң куркыныч авыру. Бер генә тапкыр кулланып карыйм дип алданып, никадәр битараф яшүсмерне ул авыр язмышка, ата-аналарны хәсрәткә салган . Сәламәт яшәү рәвешен саклыйк һәм бу пычракка каршы юк дип әйтик. Кеше үзенең сәламәтлеге турында үзе кайгыртырга тиеш, нинди генә социаль җәмгыятьтә яшәсә дә.
«Фән өчен тормыш» 14.03.2024 2024 ел Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде. 2024 елның 14 мартында Фома авыл китапханәсендә рус галиме, Россия патриоты Д. И. Менделеевның тууына 190 ел тулу уңаеннан “Фән өчен тормыш” танып-белү сәгате уздырылды. Д.И. Менделеевның иң танылган ачышларының берсе - вакытлы закон. Чарада катнашучылар бу галимнең тормыш һәм фәнни юлларын искә төшерделәр. Д. И. Менделеевның эшләре химия, физика, геология, метеорология һәм башка фәннәргә карый. Галимнең биографиясеннән кызыклы фактлар белделәр.
«Сез үзегезнең сәләмәтлегегезне саклыйсызмы» 20.03.2024 20 март көнне Фома авылы китапханәсендә 7 класс укучылары белән “Сез үзегезнең сәләмәтлегегезне саклыйсызмы” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында укучыларга сәләмәтлеккә кагылышлы миф һәм чынбарлык булган сораулар бирелде. Ничек сәламәтлекне саклап калырга һәм ныгытырга? Бер киңәш - сәламәт яшәү рәвеше алып бару. Сәламәтлек һәр кеше өчен теләсә нинди яшьтә дә чиксез кыйммәткә ия.
Язучы Виталий Бианкиның тууына-130 ел 4 март көнне Фома авылы китапханәчесе мәктәп укучылары белән балалар язучысы Виталий Бианкиның тууына 130 ел тулу уңаеннан “Лесные полянки”дип аталган китап белән таныштырдым.Бианкиның бу китабы 1923 елда чыга.Өч дистә ярым ел эчендә Бианки ике йөзгә якын әкият,повесть яза.”Урман газетасы”,”Эзләр буенча”,”Где раки зимует”һәм башка язмаларын балалар яратып тыңладылар. Подробнее...