«Пушкин китаплары мәңгелек» 22 октябрь көнне Фома авылы китапханәсендә «Пушкин китаплары мәңгелек» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. А. С. Пушкинның иҗат мирасы хәзерге заманның тере байлыгы булып тора, ул безнең көннәрдә үзенең бөеклегендә һәм күптөрлелегендә ачыла. Ул укучыга иң әһәмиятлесен җиткерү, күңелгә тирән үтеп керү һәм анда мәңгегә калу сәләтенә ия иде. Александр Сергеевич Пушкин төрле әсәрләр язган. Тууына 225 булса да аның әсәрләре һаман яшәвен дәвам итә.
«Минем әтием» 19 октябрьдә Фома авылы китапханәсендә әтиләр көне уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары белән «Минем әтием» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Аралашу барышында әтиләрнең нинди сыйфатларга ия булуы һәм нәрсә эшли алулары турында сөйләделәр, «ир-ат» һөнәрләрен искә төшерделәр. Әтиләре белән бергә нәрсә эшләүләрен, ничек ял итүләре турында сөйләштек. Әңгәмә күңелле үтте.
« Тынгысыз йөрәк» 21 сентябрь көнне Фома авылы китапханәсендә шагыйрь, журналист Рахмай Хисмәтуллинның тууына 90 ел уңаеннан “Тынгысыз йөрәк” дип исемләнгән шигрьри сәгать үткәрелде. Рахмай Хисмәтуллиның “Әдипләребез”дип исемләнгән китабы белән таныштык. Шигырьләрен Мәйдан журналының 2004 №10 саныннан укыдык, фикерләр алыштык. Аның шигырьләре халыкчан, мәгьнәле итеп язылган. Китап укучыларга ошаган дип уйлыйбыз.
«Сәләмәт яшәү рәвеше – озын гомер серләре» 18 октябрь көнне Фома авылы китапханәсендә «Сәләмәт яшәү рәвеше» кысаларында «Сәләмәт яшәү рәвеше –озын гомер серләре» дип исем астында сәләмәтлек сәгате үткәрелде. Сәләмәтлек –кешенең иң зур байлыгы. Авырмыйча сәләмәт яшәү өчен ничек көнне билгеләргә, авырып киткән очракта фельдшердан ярдәм сораргамы, дару эчәргәме яисә авыру турында китаплардан, газеталардан укып белергәм, шундый сорауларга җаваплар таптык.
«Ун бөек уйлап табулар» 2024 ел Татарстанда Фәнни - технологик үсеш елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 21 сентябрь Фома авыл китапханәсендә “Ун бөек уйлап табулар” дигән танып белү сәгате үткәрелде. Заманча дөньяның йөзен үзгәрткән бөек уйлап табулар арасында еш кына көпчәкләр, язу, китап басу, телеграф, телефон, фотография, кино, радио, телевидение, персональ компьютер, мобиль телефон, велосипед, эчке янулы двигатель, интернет һәм башкалар дип атыйлар. Балаларга моны белү файдалы булды.