«Сәламәт булу - озак яшәү» 9 январь Фома авыл китапханәсендә «Сәләмәт яшәү проекты» пропагандасы буенча «Сәламәт булу - озак яшәү» әңгәмә үткәрелде. Бер генә «алтын» кагыйдә бар: сәламәт яшәү рәвеше яшь ягыннан чикләүләргә ия түгел һәм тормышның теләсә кайсы чорында сизелерлек файда китерә! Әлбәттә, без сәламәт булырга, актив һәм бай тормыштан теләсә нинди яшьтә ләззәт алырга телибез. Моның өчен нәрсә кирәк соң? Бу үз эченә җәйяү йөрү, зарядка, йокы һәм су эчүне, шулай ук психик сәламәтлек турында кайгыртуны ала. Без яшьләр белән менә шул турында әңгәмә алып бардык. Подробнее...
“Тукай иленә сәяхәт” 2026 ел Татарстанда Тукай елы дип игьлан ителде. 3 январь көнне Фома авылы китапханәсендә.китап укучыларга “Тукай иленә сәяхәт” дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе тәкьдим ителде.Китаплар күргәзмәсенә Тукайның төрле елларда балалар һәм зурлар өчен иҗат ителгән китаплары куелды. Тукайның шигырьләре үлемсез аны күп буынаннар укып үсте.Үзенең кыска гомерендә татар әдәби теленә нигез салучы булды. Подробнее...
“Шәхесләребез Каюм Насыйри” 24 октябрь көнне Фома авыл китапханәсендә татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу уңаеннан “Шәхесләребез Каюм Насыйри” исемле танып-белү сәгате уздырылылды. Китапханәче укучыларын XIX гасырда күренекле татар галиме-этнографы, әдәбиятчы һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Укучылар әдәби, педагогик эшчәнлеге дәвамында ул сәнгать әдәбияты, фольклор, филология, педагогика, математика, тарих, география, астрономия һәм фәннәрнең башка тармаклары буенча 40 ка якын хезмәт бастырып чыгарганын белделәр. Подробнее...
«Вирус авыруларын профилактикалау» Фома авылы китапханәсендә 28 октябрь көнне Сәләмәт яшәү рәвеше юнәлеше эше буенча сәламәтлек сәгате «Вирус авыруларын профилактикалау» уздырылды. Грипп, ОРВИ һәм коронавирусны профилактикалау - авыруларның бетүен булдырмый калуга юнәлдерелгән бердәм чаралар комплексы ул. Бүген Гиппократ сүзләре актуаль: «Авыруны дәвалауга караганда кисәтү җиңелрәк». Гади чараларны үтәү йоктырудан сакланырга, инфекцияне масштаблы тарату куркынычын киметергә, кешеләрнең гомерен саклап калырга ярдәм итә. Без Ватаным Татарстан Дуслык һәм Мәдәни җомга газета-журналларыннан сәләмәтлеккә кагылышлы язмалар белән таныштык һәм фикерләр алыштык. Подробнее...
“Әтиләр белән без бәхетле” 19 октябрь көнне Россиядә әтиләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Фома авылы китапханәсендә “Әтиләр белән без бәхетле” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында бала тормышында иң мөһим рольне кем уйный,бу көн әтиләргә рәхмәт әйтә торган көн икәне турында сөйләштек. Балалар үзләренең әтиләре белән таныштырдылар, әтиләре турында, ничек булышулары, бергә ял итүләре, ягымлы, игелекле, ярдәмчел булулары турында сөйләделәр. Подробнее...