«Минем Ватан» 12 июнь — иң яшь, әмма иң тантаналы милли бәйрәм - Россия көне. Шул көнгә карап Колбай-Мораса авылы китапханәсе укучылар өчен “Минем Ватан” дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде. Бу күргәзмәдә Россия дәүләтчелеге, Президент Хакимияте, Россия Конституциясе , Ватаныбызның үткәне һәм бүгенгесе турында китаплар тәкъдим ителде.
«Тынычлык, Хезмәт, Май» 1 майда илдә Хезмәт бәйрәме билгеләп үтелә, ул башта халыкара хезмәтчәннәр теләктәшлеге көне дип аталган. Бу көн тарихка Яз һәм тынычлыкны символлаштырган бәйрәм буларак кереп калган. Шул датага карап 1 май көнне Колбай-Мораса авылы китапханәсе укучылар өчен “Тынычлык, Хезмәт, Май” дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде. Бу күргәзмәдә бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, белемнең төрле тармакларыннан хезмәт турында әдәбият, шулай ук туган якны өйрәнү характерындагы китаплар тәкъдим ителде.
«Әкият каруселе» 30.03.2024 Колбай-Мораса авылы китапханәсе укучылар өчен “Әкият каруселе” дип исемләнгән әдәби викторина оештырды. Чара барышында укучылар әкиятне табышмак, иллюстрация, өзек буенча танып белделәр, әкиятләрнең эчтәлеге буенча сорауларга җаваплар бирделәр. Китапханәче укучыларда эмоциональ кәеф булдырды, әкият сюжеты белән мавыктырды.
«Минем туган ягым: хәзерге, үткән, киләчәк» 23.04.2024 Һәркемгә дә үз туган ягы бик кадерле. Кеше кая гына барса да, барыбер күңеле белән үзенең газиз туган авылына, туган шәһәренә ашкынып кайта. 23 апрель көнне Колбай-Мораса авылы китапханәсе укучылар өчен “Минем туган ягым: хәзерге, үткән, киләчәк” дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде. Бу күргәзмәдә Колбай-Мораса авылының тарихы, аның үткәне һәм бүгенгесе, мәдәни кыйммәтләре, гореф-гадәтләре, туган як табигатенең байлыгы турында китаплар тәгъдим ителде.
“Бөек галимнәр” Россия фәне дөньяга күп кенә бөек исемнәр һәм ачышлар биргән. Бөтен дөньяда Михаил Ломоносов, Дмитрий Менделеев, Сергей Королев һәм башка бик күп галимнәр билгеле. Аларның тырышлыгы белән ил кешелек цивилизациясенең күренекле ачышлары һәм уйлап табулары ватанына әверелде. 29 февраль көнне Колбай-Мораса авылы китапханәсе укучылар өчен “Бөек галимнәр” дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде. Китап күргәзмәсендә безнең тормышыбызга нык тәэсир иткән һәм хәзерге дөньяның йөзен билгеләгән ачышлар һәм уйлап табулар турында китаплар, шулай ук танылган галимнәр һәм язучыларның биографияләреннән ачык фактлар тәкъдим ителде. Укучылар Россия галимнәренең күп кенә яңа исемнәрен белделәр. Подробнее...